АКШ президенты Барак Обама, АКШ һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең әкренләп "үсеш" юлында дәвам итүенә өмет белдерүен әйтте.
Пәнҗишәмбедә Ак йортта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашкан Обама, ике дәүләт арасында элек булган яхшы мөнәсәбәтләрне яңадан кайтару өчен алда яхшы мөмкинлекләр булуын әйтте.
Ак йортта узган очрашуда, АКШ һәм Русия президентларының җәй урталарында Мәскәүдә узачак рәсми сәфәренә әзерлек мәсьәләсе дә каралды.
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров шулай ук АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән дә очрашты.
Ике министр арасында узган сөйләшүләрдә төп тема - атом мәсьәләсе булды. Ике министр атом кораллануын туктату кебек мәсьәләрдә фикер алыштылар.