Бүген Европада фашизмны җиңү көне билгеләнә.
1945 елның 8 май көне Германия сугышны туктату турындагы килешүгә кул куйган иде.
Русиядә җиңү көне 9 майда билгеләнә. Шулай да бүген Русиянең кайбер төбәкләрендә икенче дөнья сугышында һәлак булган кешеләрне искә алдылар.
Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдәге Александровск бакчасындагы билгесез солдат һәйкәленә чәчәк бәйләме куйды. Бу чарага шулай ук премьер-министры Владимир Путин, хөкүмәт рәсмиләре, депутатлар һәм сугыш ветераннары да катнашты.
9 майда җиңү көне, һәр елдагыча Мәскәү Кызыл мәйданында зур хәрби парад белән искә алыначак.