Бу хакта бүген аның адвокаты хәбәр итте. Ул Сабериның акланачагына өметләнә.
Чыгышы белән Ираннан булган 31 яшьлек американ журналисты Кушма Штатлар мәгълүмат чараларының Ирандагы хәбәрчесе булып эшләгән. Күптән түгел ул Америка файдасына шпионлыкта гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителде.
Элегрәк Роксана Сабери Тәһран төрмәсендә ачлык игълан иткән иде. Бу гамәле белән ул Иран мәхкәмәсе карарына протест белдерде. Әмма туганнарының үтенече нигезендә ачлыкны 4 май көнне туктатты.
Кушма Штатлар һәм башка кайбер илләр Иран хакимиятен журналистны азат итәргә чакырган белдерүләр ясаган иде.