Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке эчке эшләр министры мәхкәмәгә тартылды


Мисырның элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адли Каһирәдәге мәхкәмә алдына басты. Ул Мисырда күтәрелешләр вакытында демонстрантларга ут ачуны оештыруда катнашуда гаепләнә.

Әлеге күтәрелешләр илнең элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне алып ташлады.

Шулай ук Хәбиб әл-Адли Каһирәдә протест чараларының беренче көннәрендә иминлек тәэмин итә алмауда һәм дәүләт акчаларын таратуда да гаепләнә.

France-presse хәбәр итүенчә, 50-ләп кеше, алар арасында халык күтәрелешләрендә үлүчеләрнең якыннары да булган, экс-министрга үлем җәзасы таләбе белән мәхкәмә каршында демонстрация үткәргән.

Мисырда 18 көн дәвамында булган халык күтәрелешләрендә 846 кеше үлгән, берничә мең кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG