Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә көч куллану артты


Соңгы 6 атнада урам җыеннарында кимендә 400 кеше һәлак булды. Русия һәм Кытай Сүрия хакимиятләрен тәнкыйтьләргә теләми.

Сүрия хокук яклаучылары илдә алты атна дәвам иткән протест чараларында һәлак булганнарның саны 450дән артты дип хәбәр итте.

Корбаннарның күбесе илнең көньягындагы Дараа, шулай ук Дәмәшк һәм Урта диңгез яры буйларындагы шәһәрләрдә дип фаразлана. Соңгы берничә көннәрдә көч куллану артып китте.

Сүриядәге вазгыятьне БМО генераль секретаре Пан Ги Мун тәнкыйтьләп чыкты.

“Сүриядәге вазгыятьне якыннан күзәтәбез һәм тыныч халыкка каршы көч куллануны, бигрәк тә танклар һәм корал куллануны кискен тәнкыйтьлибез. Йөзләгән кеше һәлак булды һәм яраланды. Сүрия хакимиятләре үз халкын сакларга һәм хокукларын якларга тиеш. Бу хокуклар арасында фикер белдерү һәм җыелу иреге турындагы хокуклар да бар.”

БМО Иминлек Шурасының Нью-Йоркта утырышы бүген икенче көн дәвам итә. Кичә шура Сүрия хакимиятләрен тәнкыйтьләгән резолюция өлгесен кабул итә алмады. Аңа Русия һәм Кытай каршы чыкты.

БМОдагы АКШ вәкиле Сьюзан Райс Сүрия хакимиятләрен үз халкы һәм оппозициягә каршы чараларда Иран белән хезмәттәшлек итүдә гаепләде.

Сьюзан Райс
“Үз халкына колак салыр урынга президент Асад бөтен бәлаләрдә чит көчләрне гаепли. Бер үк вакытта Сүрия ватандашларына каршы репрессияләрне гамәлгә ашырганда ул үз халкына шундый ук мөнәсәбәттә торган Ираннан яклау эзли.”

Сүрия президенты Башар әл-Асад, илдәге ризасызлык чаралары читтән оештырыла, дип белдергән иде.

Җомга көнне Сүриядәге хәлләр турында шулай ук Женевада БМОның кеше хокуклары шурасы утырышында да сүз булачак.
XS
SM
MD
LG