Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Тукай кичәләре бара


“Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленнән күренеш
“Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленнән күренеш

Республикада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан чаралар бара.


Башкортстанның югары уку йортларының татар бүлекләрендә төрле кичәләр узды. Уфа “Нур” татар дәүләт театры Тукай кичәсе үткәрде.

27 апрель “Ихлас” мәчетендә “Тукай белән очрашу” исемле чара узды. Анда Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары һәм “Ихлас” мәчете каршында оешкан “Иляһилар” төркеме дә катнашты. Алар Тукай һәм халык сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

Тукайның олуг юбилее уңаеннан район һәм шәһәрләрдә дә төрле чаралар бара. Башкортстан президенты туган Балтач районында “Илһам чишмәләре” исемле шигърият фестивале узды. Анда сәнгатьле уку һәм үзешчән шагыйрьләр бәйге тотты. Сәнгатьле уку ярышы 12-17 һәм 18 яшьтән югарылар арасында үткәрелде. Чарада, башлыча, Тукай һәм кайбер башка шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Әлеге бәйгедә иң өлкәне 72 яшьлек Сәрия Хәлимуллина булды.

Аннан соң үзешчән шагыйрьләр бәйгесе узды. Иң өлкәне, шулай ук, 72 яшьлек иде. Ул Флүзә Кашапова. Фестивальнең бәяләмә төркеме белән Уфадан килгән Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов җитәкчелек итте.

Фестивальдә беренче, икенче, өченче урыннардан тыш, бик күп номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
XS
SM
MD
LG