Accessibility links

АКШта давылда кимендә 200 кеше үлгән


Кушма Штатларның көньяк-көнчыгышындагы биш штатында көчле давыл нәтиҗәсендә кимендә 200 кеше үлгән. Рәсмиләр үлүчеләр саны артырга мөмкин, дип белдерә. Йөзләрчә кеше яраланган.

Алабама штатында 130-дан артык кеше үлгән.

АКШ президенты Барак Обама Алабамага кичекмәстән федераль ярдәм күрсәтергә боерды.

Көчле давыл йөзләрчә бинаны, дистәләгән юлны җимерде, электр белән тәэмин итү тукталган.
XS
SM
MD
LG