Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама: Ике рәистәш урынына өчәү сайланды


Түбән Кама иҗтимагый үзәгенең яңа рәистәшләре. Сулдан уңга - Илдар Сәйфуллин, Хәлил Әюпов, Раиф Галиев.
Түбән Кама иҗтимагый үзәгенең яңа рәистәшләре. Сулдан уңга - Илдар Сәйфуллин, Хәлил Әюпов, Раиф Галиев.

Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәге хисап-сайлау җыены уздырды. Көн тәртибенә яңа рәистәшләр, яңа идарә сайлау куелган иде. Сайлау барышында Шәһәр милли хәрәкәтенең икегә бүленү яки бөтенләй таркалу куркынычы да туды.


Бу ТИҮндә рәис буларак Хәлил Әюпов билгеле. Ул бу вазифаны 20 елдан артык башкара. Моннан 1 ай чамасы элек әлеге оешма идарәсендә рәис мәсьәләсе күтәрелә. Моңа Х.Әюповның эшчәнлеге кимү сәбәпче булган. Сайлау җыенын оештыручыларның берсе, шәһәр ТИҮ рәистәше Раиф Галиев шул хакта әйтте.

“Хәлил әфәнде бездән аерылды. Ел саен узарга тиеш җыеннар да узмый. Хатын-кызлар, яшьләр оешмалары төзү турында да сүз юк. Шәһәр шурасы депутаты буларак та ул татар мәнфәгате өчен аз эшләде. Шуңа бүгенге җыенда яңа рәистәшләр, яңа идарә өчен тавыш бирергә тәкъдим итәм”, диде ул.
Галиев яңа рәистәшләр итеп Илдар Сәйфуллинны, Наил Мөхияновны, кирәк дип тапсалар – үзен дә күрсәтте.
Җыен барышында

Сүз барышында Әюповның депутат булып “Бердәм Русия” фиркасеннән сайлануын милли мәнфәгатьләрне сату, санга сукмау дип тә күрсәттеләр.

“Мин хәзер дә, киләчәктә дә җаваплылыктан качмыйм. Мин “Бердәм Русия” кешесе түгел, иҗтимагый үзәкнеке. Милләтче мөһерен күтәрдем һәм күтәрәчәкмен. Мин рәислектән китәм дип сүз чыгармадым. Бүген дә китәм, димим, сез ничек хәл итәсез – шулай булыр”, дип җавап бирде Әюпов мондый фикерләргә.
Ул милли хәрәкәттә азрак эшли башлавын таныды, сәбәпләрен дә атады, базарга сатуга чыгарга мәҗбүр булуын да яшермәде.

ТИҮ рәистәше Галиев үз чиратында Түбән Кама каласында милли тормышның начар булуына борчылу белдерде, мисаллар китерде.

“Әлеге фирка аша Әюпов мөнбәр яулаган. Бу мөнбәрне тиешенчә кулланырга кирәк. Озак еллар матур гына эшләде. Шуңа аны да рәистәш итеп тәкъдим итәм”, диде аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов. Шушы сүзләрдән соң җыен дулкынланды, бәхәсләр дә китте.
“Әюпов депутат булыр алдыннан киңәшләшергә тиеш иде. Депутатлыгы хәзер аңа җайсызлык тудыра. Хәлил аркасында милли хәрәкәт начарайды. Әгәр дә Әюпов яңа рәистәшләр белән бергә сайлауга куела икән, шәһәр милли хәрәкәте икегә аерыла”, дигән белдерү ясады “Иттифак” фиркасенең Түбән Кама бүлеге рәисе Равил Сәләхов.
Равил Сәләхов чыгыш ясый

Аннан соңгы чыгышларда Әюповны исемлеккә кертү-кертмәү турында бәхәсләр куерды. Түбән Камада милли хәрәкәтне таркатмау максатыннан, исемлеккә Хәлил Әюпов, Илдар Сәйфуллин, Раиф Галиев рәистәшләр итеп кертелде һәм ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.

Җыенда хакимият вәкиле буларак Марат Сәмигуллин катнашты. Ул үз фикерләрен дә әйтте.

“Минем өчен иҗтимагый үзәктә Галиевмы, Әюповмы – барыбер. Ләкин бергәләп эшләгез. Икенчедән, 20 кеше җыелып, зурдан кубып идарә, рәистәшләр сайлау турында сүз куерту – бик сәер күренеш”, диде Марат әфәнде.
Җыенда катнашучыларда эчке киеренкелек сизелде. Ләкин мәсьәләнең шулай хәл ителүеннән күпләр канәгать калды кебек.
XS
SM
MD
LG