Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөрҗән халкы хакимне эшеннән алуны таләп итә


Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Ирек Зарипов
Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Ирек Зарипов

29 апрель көнне Башкортстанның Бөрҗән районы үзәге Собхангул авылында район хакимияте башлыгы Ирек Зариповны эшеннән алуны таләп иткән зур митинг булып үтте. Район халкы хакимгә зур гаепләр ташлый.


Бөрҗән районы – Башкортстанның иң матур районнарының берсе. Андагы табигать гүзәллеге чит илләрдән килгән кунакларда да соклану уята. Биредә урманнарга бай табигать тыюлыгы урнашкан. Шүлгәнташ мәгарәсе, данлыклы чолыкчылык (кыргый бал корты балын алу) һәм башка сирәк үзенчәлекләре белән дә киң билгеле бу төбәк.

Элекке елларда биредә урман хуҗалыгы ширкәтләре, авыл хуҗалыгы җитештерүенә караган тармаклар, кымыз, ит, сөт җитештереп сату яхшы оештырылган иде. Әмма соңгы елларда район халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә түбән тәгәри башлады. Әлбәттә, шундый ук күренеш бер Бөрҗәндә генә түгел, ә республиканың башка күп районнарында да күзәтелә. Элек гөрләп эшләгән ширкәтләр һәм колхоз-совхозлар бөлгенлеккә чыкты күп төбәкләрдә. Бу хәл Бөрҗән районын да урап үтмәде.

Биредә хәлләр аеруча аянычлы дип белдерә район халкы һәм бөтен гаеп районга 18 ел буе җитәкчелек иткән Ирек Зариповта дип раслый. 29 апрельдә район үзәгендә үткән митингта да район башлыгына карата кискен гаепләр ташланды. Элекке елларда районда югары вазифалар биләгән, ә бүгенге көндә лаеклы ялда булган Тимергали Ямгурсин урам җыены тәмамлангач, “Азатлык” радиосына телефон аша кайбер мәгълүматлар бирде.

“Республика матбугат чаралары безнең митинг турында барыбер мәгълүмат бирмәячәк, шуңа күрә дә “Азатлык” радиосы аша үзебезнең райондагы аянычлы хәлләр хакында җәмәгатьчелеккә җиткерәсебез килә. Бәлки республика президенты Рөстәм Хәмитов та безнең зар-хәсрәтләребезне ишетер. Районның әлеге мөшкел хәленә җаныбыз әрни”, ди Тимергали Ямгурсин.

Тимергали әфәнде сүзләренчә, Ирек Зарипов җитәкчелек иткән 18 елда районның барлык эре сәнәгать ширкәтләре, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы бөлгенлеккә төшкән.

“Җир-мөлкәт мәсьәләләре белән дә проблемалар. Халык җир пайларын ала алмый, чөнки моңа хакимият нык аяк чала. Шул хәлдә дә Ирек Зариповны яклаучылар табыла. Мисал өчен, республика президенты хакимияте башлыгы урынбасары Пчелинцев әфәнде 28 апрельдә Бөрҗәнгә килеп, халыкны митинг үткәрмәскә өндәде һәм урам җыенын оештыручыларны “сез – шутлар, кеше көлдерүчеләр” дип мыскыллады һәм Ирек Зарипов барыбер эшеннән алынмаячак, дип көлде”, ди Тимергали Ямгурсин.

“Бөрҗән районы хакимияте башлыгының хилаф эшләренә ризасызлык белдереп каршылык чарасын оештыручылар алдагы атналарда да шундый урам җыеннары үткәрергә ниятли. Район хакименең башбаштаклыкларына түзәр әмәл калмады. Ирек Зариповны вазыйфасыннан төшергәнче, район халкы аңа карата үзенең катгый мөнәсәбәтен төрле чаралар белән белдерәчәк”, ди Тимергали Ямгурсин.

Башкортстанга президент итеп узган елда Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, республиканың 20 дән артык районының һәм шәһәренең хакимият башлыклары алмаштырылды. Аларның барысы да диярлек үз урыннарыннан төрле гаепләр нәтиҗәсендә алынды. Күп очракта үз вазифаларын шәхси максатларда файдалануда, миллионнарча сумны үзләштерүдә һәм бюджет акчаларын тиешсез куллануда гаепләнде алар. Берничә кешегә җинаять эшләре каралып, аларга шартлы рәвештә хөкем карары да чыгарылды.

Әле республика президенты Рөстәм Хәмитов 28 апрель көнне Уфада кеше хокукларын яклаучылар һәм төрле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда да хакимият башлыкларын алмаштыру дәвам итәчәген ышандырды. Шул арада 29 апрель көнне Сибай шәһәренә һәм Кырмыскалы районына яңа хакимнәр тәгаенләнде. Якын арада тагын берничә районның хакимнәре эшләреннән бушатылачак. Аларның эшчәнлеген республика хисап-тикшерү пулаты тикшереп күп хилафлыклар тапкан. Хәзер президентның фәрманы гына көтелә.
XS
SM
MD
LG