Беларусның ике ватандашына 11 апрель метро тукталышында шартлау оештыруда гаепләү белдерелде. Шартлауда 14 кеше һәлак булып 200дән артыгы яраланган иде.
Тикшерүчеләр гаепләнгән кешеләрнең исемнәрен атамады. Бары тик аларның икесенең дә 1986 туганы һәм чыгышлары белән Витебски шәһәреннән булганнары хәбәр ителә. Бу ике кешенең берсенә шулай ук 2005 елның 14 һәм 22 сентябрендә булган ике шартлауны оештыруда да гаепләү белдерелгән.
Баш прокурор урынбасары Андрей Швед, тикшерү барышында шартлауны оештыруга тагын дүрт кешенең катнашы булуы ачыкланды, дип белдерде. Әлеге дүрт кеше тагын башка террор гамәлләре әзерләгән булуда шикләнелә.