Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә зыян күргән урыннарга 50 миллиард $ бирелә


Япония парламенты 2 май көнне табигать казасы китергән зыянны бетерү өчен дүрт триллион иен (50 миллиард доллар) бүлеп бирүне хуплады.

Әлеге акчалар 11 март көнне булган көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыны нәтиҗәсендә йорт-җирсез калганнарга вакытлы яшәү урыны төзү, яшәеш челтәрен торгызу һәм җимерекләрне чистарту өчен тотылачак.

Әлеге канун өлгесен парламентта күпчелек һәм шулай ук оппозиция дә хуплады. Әмма Наото Кан җитәкләгән хөкүмәтне “Фукусима” атом электр станциясе һәлакәтен һәм ил өстенә килгән табигать казасы нәтиҗәсендә туган зыянны бетерү өчен ашыгыч эшләр башкармауда гаепләүләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG