Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада 1 Майны фиркаләр чират торып билгеләде


Сул фронт шигаре
Сул фронт шигаре

Уфада 1 май бәйрәм чаралары узды. Алар шәһәр мэриясе каршындагы Ленин мәйданында үтте. Чараны төрле хәрәкәт-фиркаләр чиратлашып уздырды.

Иң башта һөнәр берлекләренең чарасы узды. Анда республика парламенты башы Константин Толкачев та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул: “Хакимият халыкның проблемаларын яхшы белә һәм аларны хәл итү өчен барсын да эшләячәк”, диде.

Артабан һөнәр берлекләре башы Әмирхан Сәмирханов чыгыш ясады. Ул Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда республиканың чәчәк атуы турында гына тукыса, хәзер, хакимият яңаргач, тәнкыйть сүзләренә дә көче җитә башлады. Әмирхан Сәмирханов эшсезлек, хезмәт хаклары түбән булу, коммуналь түләүләр үсүе буенча Башкортстан илдәге төбәкләр арасында алда баруын ирештерде.

Артабан коммунистлар чарасы узды. Алар, гадәттәгечә, Спорт сарае янында җыелып, тротуар буйлап тантаналы йөреш уздырды. Тынлы оркестр озатуында мәйданга музыка белән килеп керделәр.

Чыгышлар шул ук бер балык башы – социаль-икътисади авырлыклар турында сүз барды. Әлеге проблемалар Резолюциягә дә кертелде. Резолюциягә, шулай ук, ягулык тармагын саткан акчаларны казнага кайтару, Зәки Вәлиди урамын кабат элекке исеменә – Михаил Фрунзе урамы итеп үзгәртү таләбе дә керде.

Башка еллардан аермалы буларак, либерал демократлар да 1 майны аерым уздырдылар. Алар бушлай шарлар, китаплар таратып, халыкны үзләренчә алдарга тырыштылар. Шулай да халык аларның чыгышларын алкышлап бармый, бер читтән генә күзәтү белән чикләнде.

Күптән түгел фирканең Башкортстан бүлекчәсе башы Иван Сухарев Жириновскийның билгеле сүзләрен кабатлап, татар-башкортларны Монголиягә сөрергә кирәклеген әйткән иде. Шуннан соң аңа каршы матбугат һәм интернет аша шактый тәнкыйть яуды. Әлеге чарада фирка җитәкчеләре моны төзәтеп, Башкортстанның күпмилләтле булуын, андагы 113 милләт вәкиленең һәркайсының да фиркаләрендә әгъза булып торуын билгеләделәр. Жириновскийның ил, халыклар турындагы сүзләрен бозып күрсәтәләр дип белдерделәр.

Сул фронт, Автоном хәрәкәт, 02нче төбәк һәм тагы берничә хәрәкәт һәм “Яблоко” фиркасе аерым чара уздырды. Аларның чыгышларында җиде сәгатьлек эш көненә күчү, пенсия яшен 55кә калдыру, табигать байлыкларын сатуны туктату, хосусыйлаштыруга ревизия ясау, сәяси тотыклар Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреевларны азат итү кебек таләпләр яңгырады. Шигарләре арасында “Хакимиятне алыштырырга кирәк!” дигәне дә бар иде.

Милиция дә бу төркемгә битараф калмады, бер кешене тоткарламакчы булдылар. Аны барлык активистлар да яклап чыкты. Нәтиҗәдә яклаучы 17 кешене машиналарга төяп, милиция бүлегенә озаттылар. Аларны милициянең канунлы таләпләренә буйсынмаган өчен документлар төзеп чыгарып җибәргәннәр.
Либерал-демократлар фиркасе
XS
SM
MD
LG