Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә Бенедикт Фәлестин дәүләте төзергә чакырды


Дүшәмбе Израил cәфәрен башлаган Рим папасы Бенедикт XVI Израил-Фәлестин низагын Фәлестин дәүләте төзү аша чишәргә чакырды.

Израилдәге яңа хакимият исә 2 дәүләт чишелешенә каршы чыга.

Вашингтонның һәм башка тарафларның басымына карамастан, Израил хөкүмәте фәлестиннәргә бәйсез дәүләт төзү мөмкинлеге вәгъдә итүдән баш тартты.

Бу Бенедиктның Израилгә беренче рәсми сәфәре.

Соңгы арада Ватикан белән яһүд дәүләте мөнәсәбәтләре киеренкеләшеп китте.
XS
SM
MD
LG