Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наци төрмә сакчысы дип шикләнелүче хөкемгә тартыла


Наци үлем лагеры сакчысы дир шикләнелгән Дҗон Демьянюк мәхкамәдә хөкем итү өчен Кушма Штатлардан Германиягә китерелде.

Ул Икенче дөнья сугышы чорында Наци лагерында 29 меңләп яһүдне үтерергә ярдам иткән дип шикләнелә.

Чыгышы белән Украинадан булган 89 яшьлек Демьянюк хөкем ителерлек хәлдә түгел дип табылырга да мөмкин.

Мюнхендәге бер төрмәдә башта табиблар аның сәламәтлеген тикшерәчәк.

Демьянюк үзенә белдерелгән гаепләүләрне кире кага. Кушма Штатларда ул үзен Германиягә тапшыруга каршы мәхкамәләрдә айларча

көрәш алып барды. Әмма ахыр чиктә АКШ мәхкамәләре Демьянюкны Германиягә тапшырырга дип карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG