Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлау 6 кешене үтерде


Әфганстанның көнчыгышында АКШ хәрби базасы янында интихарчы бомбалы машина шартлатты.

Полиция әйтүенчә, кимендә 6 цивиль һәлак булган, 16-дан артыгы яраланган.

Кобаннарның барысы да Хост шәһәре янындагы шул базада эшләүчеләр булган.

Сишәмбе көнне Хост шәһәрендә сугышчылар өлкә һәм шәһәр хакимиятенә һөҗүм иткән иде.

Полиция әйтүенчә, ул һөҗүмнәрдә 9 әфган, шул исәптән иминлек көчләре хезмәткәрләре һәм 11 сугышчы һәлак булган.
XS
SM
MD
LG