Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химаячеләр кризиска баш ими


Узган ел Татарстанда хәйриячелеккә 1 миллиард сум акча тотылган. 405 мең кеше хәйрия алган.

Чәршәмбе Казан кирмәнендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә хәйриячелек шурасы утырышы узды. Республикада бу эшкә зур игътибар бирелә. 2007 ел хәйрия елы дип тә игълан ителгән иде. Хәтта хәйрия белән шөгыльләнүчеләргә һәйкәл дә куелды.

Кризис сәбәпле хәйриячелек темасы тагын да актуальләшә. Чөнки хәйриягә мохтаҗлар саны арта. Хәйрияне һәркемнең аласы килә, ә бирүе күпләрнең көченнән килми. Икенче мәсьәлә, хәйрия бирү өчен байларның бай булып калуы да мөһим. Кризиста байлыкны саклап калу кыен.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда 405 мең кеше хәйрия алган. Аларның 26 меңе даими, калганнары вакытлыча гына хәйриягә мохтаҗ.

Хәйрия бирүче ширкәтләр арасында белгечләр “Татнефть”, “Татспиртпром”, “Казанкомпрессормаш”, “Татэнерго” ширкәтләрен атый. Мәсәлән, “Татнефть” былтыр хәйриячелеккә 592 миллион сум сарыф иткән, 9 балалар йортын һәм 14 мәктәпне төзекләндергән.

Барлыгы исә, узган ел Татарстанда хәйриячелеккә 1 миллиард сум тотылган.

Бүгенге җыелышта балалар хакына эшләнгән хәйриячелек турында сүз барды. Татарстан җитәкчелеге соңгы елларда республикада туучылар саны артуга шатлана. Мәсәлән, 2006 елда ул 37 мең кеше булса, 2008 елда туучылар саны 44 меңгә җиткән.
Хәйриячелек шурасы утырышы

Шул ук вакытта җитәкчелек, балаларның яшәү шартларыннан канәгать түгел. Республиканың премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, Татарстанда бүген 700 меңнән артык бала яши. Аларның 11 меңе ятим, 15 меңе гарип, 180 меңе күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә яши. Бүген республикада 2000-гә якын бала уллыкка һәм кызлыкка алынып чит гаиләләрдә көн күрә. Былтыр Татарстанда 7 балалар йорты ябылган.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев бу күрсәткечләрдән канәгать булуын әйтте. Аның сүзләренчә, соңгы елларда республикада хәйриячелек тармагында күп эшләр башкарылган. “Татарстанлылар хәйрия эшләрен чын күңелдән башкара”, ди президент.

Җыелышта 2009 елның 1 июнендә узачак “Без булдырабыз” дигән хәйрия акциясе турында да сөйләшү булды. Бу чараны Татарстан хөкүмәте Русиянең “Беренче канал”ы белән бергә үткәрергә ниятли. Канал җитәкчесенең беренче урынбасары Олег Вольнов сүзләренчә, бу акцияне үткәреп алар башкаларга Татарстанда хәйриячелек тармагында күпме эш алып барылганын күрсәтергә тели. “Без хәйрия йорты булган Татарстанны бөтен Русия халкына танытачыкбыз. Бу республика моңа лаек”, ди Олег Вольнов.

Аның сүзләренчә, 1 июнь көнне Казанга күп кенә эстрада йолдызлары, танылган спортчылар килеп төрле хәйрия акцияләрендә катнашачак.
XS
SM
MD
LG