Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова коммунистлары президент намзәтен сайлады


Молдованың хакимияттәге коммунистлар фиркасе киләсе атнада парламентта президент сайлауга намзәт итеп премьер-министр Зинаида Греченаниины чыгара.

Молдова парламенты хакимияттән китүче президент Владимир Воронин урынына яңа президент сайлау көне итеп 20 майны билгеләде.

Президент булып сайлану өчен 101 урынлы парламентта 61 тавыш җыю зарур.

Коммунистларның парламентта 60 вәкиле бар.

Коммунистлар фиркасе җитәкчесе, конституция нигезендә өченче мөддәткә сайлана алмаучы Воронин сишәмбе парламент рәисе итеп сайланды.

Узган айдагы парламент сайлавы нәтиләләренә канәгать булмаган оппозицион фиркаләр президент сайлауга бойкот игълан итте.

Чәршәмбе коммунистлар шулай ук элекке парламент рәисе Мариан Лупуны премьер-министр вазыйфасына тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG