Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан сазының үз көе


Татар дәүләт фольклор үзәге Әстерхан татарларының югалу алдында торган йола көйләрен яздырып диск итеп чыгарды.

Әстерхан татарлары “Урам көе”нең үзенең бизәкләре бар. Сакланып калган башкалары да үзенчәлекле. Бу көйләрне башкаручы да хәзер бөтен Әстерхан өлкәсенә берәү генә калган. 13 май көнне Казанга әлеге дискны тәкъдим итү чарасына Гафур Алимуллаев тальяны, яки әстерханча әйтсәк сазы белән үзе дә килгән иде.

“Бездә заманында бик оста гармунчы Гафур бабай бар иде. Ул Җәмәл авылында тора иде. Шул бабай уйнаган бөтен көйләрне үзем өчен өйрәндем. Ул бабай безгә туйларга килә иде. Ә мин кечкенә бала вакытта аның артына барып тыңлап утыра идем. Шул көйләрне өйгә кайтып кабатлый идем. Булып чыкканда чыга, чыкмаганда чыкмый иде”, дип Гафур Алимуллаев моннан ярты гасыр чамасы элек булган хәлләрне искә алды.
Алсу Арсланова һәм Гафур Алимуллаев


“Әстерхан татарлары йола көйләре” дип аталган дискка барлыгы 12 көй кергән. Татар дәүләт фольклор үзәге чыгарган әлеге язма үзәк тарафыннан эшләнгән бишенче лазер тәлинкә булса да, алар башлаган яңа проектның тәүгесе, ди җитәкчеләре Фәнзилә Җәүһәрова.

“Без киләчәктә себер татарларының һәм мишәрләрнең йола көйләре дигән дисклар чыгарып менә шундый серияне башларга ниятлибез. Инде бүгенгә әзер дип әйтерлек дискыбыз да бар, ул – гармунда уйнаган урам көйләренә багышланган. Анда төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның урам көйләре тупланмасы булачак.

Бүгенгесе Әстерхан төбәгендә бик күп гасырлар дәвамында әлегә санаулы гына сакланган җәүһәрләрнең, тупланмасы ул. Аның бер уникаль ягы бар. Әстерхан төбәге татарларының туй йолаларында һәм бәйрәмнәрдә, гармунны алар саз дип атый, һәм сазның үзендә генә уйнау гадәте юк.

Саз, скрипка һәм кабал бергә бер бөтен ансамбль булып кавказ халыкларына хас булган уйнау гадәте аларда яшәп килгән. Кызганычка каршы, соңгы 30 ел эчендә юкка чыккан”, ди Җәүһәрова.

Фәнзилә Җәүһәрова
Шуңа күрә әлеге дискны язганда Әстерханнан килгән Гафур Алимуллаевка Татар дәүләт фольклор үзәге хезмәткәре Дәүләт Умеров һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле скрипкачысы Алсу Арсланова кушылып уйнаган.

“Безнең көйләребез башка татарлардан аерылып тора. Әстерхан бию көйләрендә кавказ, калмык бизәкләре дә бар. Барсы да бергә җыелып менә Әстерхан көйләре барлыкка килгән”, ди Гафур Алимуллаев.

“Безнең максат – Әстерхан татарларының туй йоласына шушы көйләрне ничек кенә булса да кире кайтару”, ди Фәнзилә Җәүһәрова. Беренче 400 диск 16 май көнне Әстерханда үтәчәк Сабантуйда таратылачак. Казанга әлеге тәлинкәне тәкъдим итү чарасына килгәннәр аны алып кайтып та китәчәк.
XS
SM
MD
LG