Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гасыр авыруына дәва бармы?


“Безнең гәҗит”нең чираттагы саны татар халкының эчкечелек белән авыруына, татар авылының инвесторлар кулы астында калуына, күпләрне борчыган икътисадый кризиска, табибларның эш-гамәлләренә багышланган.

“Безнең гәҗит” нең “Иманга юл” сәхифәсендә Фирдәвес Хуҗинның “Гасыр авыруына дәва бармы?” дигән язмасы урын алган. Биредә автор эчкечелекнең елдан-ел үсеш алуы турында яза. Уйлануларын исә Коръән сүрәсен китерүдән башлап җибәрә.

“Коръәннең “Табын” сүрәсендәге 90-91 аятьләрдә болай диелә: “Хәмер эчү - шайтан гамәледер. Исерткеч белән шайтан арагызда үч һәм дошманлык чәчә... Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсыз микән?”, ди Хуҗин.

Аның язуынча, сугышка хәтле татар авылларында аракы эчү күрелмәслек хәл була. Әмма татар ирләре “фронтовой 100 граммга ияләшеп кайталар. Аракы алыр өчен акча да, алырга аракы да булмый. Фирдәвес Хуҗин эчкечелекнең тамыр җәя башлавын коммунистлар хакимиятеннән күрә.

“Эчүчелекнең тамырын тирәнгә җибәрүгә узган гасырның 70-80нче елларында КПССның шәһәр-район партия комитетлары үзләреннән саллы “өлеш” кертте: авылларга төрле дәрәҗәдәге кунаклар яисә артистлар килсә, кичкә мул итеп тәкә итеннән шашлык хәстәрләргә, табынга аракыны бер-ике шешәләп кенә түгел, әрҗәләп куярга да алар тарафыннан тәкъдим ителде. Катгый тәкъдимне тыңламасаң, кара исемлеккә эләгәсеңне көт тә тор”, ди автор.

Фирдәвес Хуҗин Алабуга шәһәрендәге кибетләрне урап чыга. Әмма аларның һәрберсендә дә аракы сатыла икән, ди ул.
“Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Кечкенә бер “пятачок”та биш сәүдә ноктасы. Бер яктан, бу начар түгел кебек, әйдә, сата бирсеннәр. Алкогольле эчемлекләр сату Русия законнары белән тыелмаган да бит әле. Әмма нишләргә соң, күпләр эчә бит? Нефтьче хатыннарының ирләре (бу минем экскурсияне кайбер нефтьче хатыннарының соравы буенча үткәрдем), хатын-кызлар һәм хәтта балалар эчә! Соңгылары күбесенчә сырага әвәсләнгән. Тик алар сыра чөмерә торгач, үзләренең акрынлап эчкечегә әверелүләрен башларына да китерми”, дип искәртә газет хәбәрчесе.

Автор аракы эчүне әкренләп тыярга кирәклеген әйтә. Яңа гасыр каналында сыра рекламалауны туктатуга хуплавын белдерә. Әмма автор ТВ каналында “Могҗизалар кыры” тапшыруына кунак булып килүчеләрнең хәмер ташуларын тәнкыйтьли.
Автор халыкка аракыдан котылуның юлларын да тәкъдим итә. Беренчедән, йортка эчемлекне бөтенләй кермәскә; икенчедән, төркем белән оештырган мәҗлесләрне чәй белән генә оештырырга; өченчедән, мәктәп укучылары арасында аңлату эшләре алып баруны; аракы җитештерүне арттырырга түгел, киресенчә, киметергә тәкъдим итә.

Авылкаем – бәхетсез язмышкаем

“Җан авазы” сәхифәсендә Яшел Үзән кешесе Фәндияр Гыйльмановның әлеге исемдәге язмасы бирелгән. “Авылкаем – бәхетсез язмышкаем” исемле хатта татар авылының киләчәк язмышы өчен борчылу белдерелә. Авылга инвесторларның җәлеп ителүенә дә авылның бетүенә сәбәп булуы дип карала.

“Авылларга инвесторлар опекуннарны хәтерләтеп килеп керде. Шуңа да аларга менә болай мөрәҗәгать итәсе килә:
– Сез бу изге җирләрдә рөхсәт сорап кына атларга, бисмилла әйтеп кенә басарга тиеш. Чөнки бу җирләр, авыллардагы корылмалар, әллә ничә буын ата-бабаларыбыз маңгай тире, каны, авыр хезмәте белән сугарылган. Алар кагылгысыз: һәр адым җирдә үлгәннәрнең һәм исәннәрнең өмет-хыялы, ышанычы, шатлык-борчуы. Аларны аяк астына салып таптарга сезнең хак бармы?”, диелә хатта.
Инвесторларның максатилары бер – күбрәк эшләтеп, азрак акча түләү, ди Югары Урысбага авылыннан хат язучы Гыйльманов.
Аның фикеренчә, инвесторлар авыл халкының мәсәләләрен хәл итәргә булышырга, җыеннар уздырырга ярдәм итәргә тиеш.
Ә хат авторы инвесторларның гадәти сөйләшүләрдән дә читләшүләрен яза. Совет елларында халыкның яхшырак яшәвен искәртә автор.

Кризис каян килә?

Чираттагы язмада бөтен дөнья илләренә кагылган кризис турында фикер языла. “Кризис каян килә?” язмасының авторы Рәй Хадиев кризисның түрәләр уйлап тапкан алдау икәнлеге генә әйтелә.

“Ничек инде Америка кризисы безнең илгә килергә тиеш? Димәк, без чит илләрдән башка тора да, яши дә алмыйбыз булып чыга. Ни өчен без үзебезне-үзебез ашата, киендерә алмыйбыз? Ни өчен безнең илнең бернинди кризистан да курыкмыйча ике-өч ел яшәрлек запасы юк? Булмас та шул. Шул мескен Русияне 20 елга якын талыйлар бит. Борис Ельцин да үзе үлгәнче киявен дөньяның иң бай миллиардерлары арасына кертеп калдырды”, ди Казаннан хат язучы Хадиев.

Аның әйтүенчә, илне нефть белән газ сату гына тотып тора икән. Бәяләрнең көн саен артып торуы да ил җитәкчеләрнең илне, халыкны яратмавыннан килә.

“Вамин” ны сүкмәгез

Әлеге язманың авторы күрсәтелмәгән. Хат авторының Балтачтан икәнлеге генә күрсәтелгән. Әлеге язма халыкны талый дип телдән төшмәүче “Вамин” җитәкчесе Вагыйз Васил улын яклап язылган. Язма татар халкыны мөрәҗәгат кебек язылган. Язмада “Туганнарым милләттәшләрем!!!”, “Халкым минем!”, “Уян инде, әй, минем йоклаган халкым!” дигән өндәүләр күп кулланыла.
“Вагыйз Арчада хан сарае салдырган, Казансу буенда архитектура һәйкәле, ипподром төзеткән, балык күлен ел әйләнә товар бирә торган итеп оештырган... Кайсы гамәле гөнаһ? Соң ул боларның берсен дә каберенә төяп алып китми ләбаса. Ул бит үзебезнең татар җирендә, киләчәк буынга кала торган тарихи горурлык. Балык күле дә әллә кайчан чебен-черки үрчеп ята торган сазлык булыр яки кибеп, чүп үләне оясына әйләнер иде. Күпме кеше эш белән тәэмин ителгән, ел әйләнә халык кибеттән тере балык алып кайта”, ди автор.
Хат авторы Вагыйзьне элеккеге Нурлат башлыгы Фатыйх Сибагатуллин белән чагыштыра. Аларны эшләреннән тәм табучы түрәләр, дип бәяләгән ул.

Табиб хәлен табиб аңламагач

“Тормыш сулышы” сәхифәсендә урын алган язмалар исә 12 майда билгеләнә торган 12 май- Халыкара шәфкать туташларына багышланган. Илмир Кәримовның “Табиб хәлен табиб аңламагач” дигән язмасында акча бирмәсәң, табибның хәтта табибка ярдәм итмәве турында бер мисал сөйләнелә.

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Гөлсинә Әбдрәкыйпова кибеттән чыкканда таеп егылып аягын авырттыра. Әмма хастаханәдә аңа ярдәм күрсәтергә ашыкмыйлар, бүлмәдән бүлмәгә йөртәләр. Йөреп арыгач, Буа хастаханәсенә барырга булалар. Анада мөгамәлә бөтенләй икенче була.

“Без килеп кергәч тә, табиблар, вакытны сузмыйча, тиз генә карау, рентген төшерү эшенә кереште. Баш табиб Рөстәм Әбрар улы Самирханов, хирург Баязит Солтан улы Шиһабетдинов шундый да ачык йөз белән каршы алдылар. Әйтерсең бер-беребезне озак еллар дәвамында беләбез. Рәхмәт яусын аларга”, диелә хатта.

Илмир Кәримов табиблар турында халык арасында сораштыру да үткәрә. Күпләр табибларның ришвәт алмыйча гына дәваларга тотынмауларын әйтә.

Бүген театрда ни “төятәләр”?

“Кунак бүлмәсе” сәхифәсендә Эльвира Фатыйхованың “Бардым эле театрга” дигән күзәтү рәвешендә язылган мәкаләсе урын алган. Журналист Камал, Качалов, “Әкият” курчак, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрларының тамашаларын карап кайткан.
“Йөри торгач, соңгы берничә айда күзәткәннәрдән күп кенә кызык мәгълүмат җыелды. Баксаң, татар һәм рус спектакльләре үзара бик нык аерыла икән. Тел, эчтәлек ягын искә алып әйтүем түгел, сәхнәдәге тамашаның куелышы ук икенче. Алай гынамы соң? Тамашачылар, аларның актёрларны кабул итү дәрәҗәсе, театрда үз-үзен тотышы – гомумән, барысы да бүтәнчә”, ди автор.

Фатыйхова язуынча, Камал театрының тамашачысы шактый әдәпсез икән. Аннан соң Камал спектакльләре яшьләрдә милли үзаңны үстерергә ярдәм итми, ди ул.

Качалов театрына татарларның күп йөрүен, алкышларның мул икәнлегн искәртә автор.
“Мондагы алкышларны татар театрында күрмисез, җәмәгать. Хәер, премьерада булса булыр, тик сезон ахырында күргәнем юк һәм берәр кайчан күрермен микән?! Ә Качаловта кайчан карама басып кул чабалар, актерларны сәхнәдә тоткарлап аптыратып бетерәләр...”, ди Фатыйхова.

Автор опера театрында билет бәяләренең югары булуын әйтеп узган.
“Билет бәяләре генә дә бу сәнгатьнең никадәр нечкә булуын дәлилли ала. Чөнки беренче тапкыр бу театрга килгән һәм бу сәнгать белән танышырга теләгән һәр кеше дә 300 сум акчаны чыгарып салыр микән?! Ай-һай...”, дип яза Эльвира Фатыйхова.
XS
SM
MD
LG