Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда интихарчы 2 милиционерны үтерде


Чечня башкаласында интихарчы дип шикләнелгән бер кеше бомба шартлатып 2 милиция хезмәткәрен үтерде.

Һөҗүм Чечнянең эчке эшләр министрлыгы бинасы янында булган.

Эчке эшләр министры Руслан Алханов тикшерүчеләр һөҗүм итүченең кем булганлыгын ачыкларга тырыша ди.

Русия хәбәр агентлыклары белдерүенчә, билгесез 2 кеше тикшерү капкасы аша министрлык бинасына керергә маташкан.

Милиция аларны туктаткач, аларның берсе бомба шартлатып 2 хезмәткәрне үтергән, берничәне яралаган.
XS
SM
MD
LG