Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение нәрсә белән истә калыр?


Албания җырчысы Кейси Тола финалга үтүен бәйрәм итә
Албания җырчысы Кейси Тола финалга үтүен бәйрәм итә
Беренче мәртәбә 1956 елда оештырылган Евровидение бәйгесе ул чакта, бер яктан, халыкара тапшырулар өлкәсендә амбицияле эксперимент булса, икенче яктан, сугыштан соңгы Европаның берләшү билгесе иде.

Ярты гасыр вакыт эчендә бу бәйгенең сәхнәсе күпне күрде – патриотизм әсәрләреннән алып поп-музыканың иң зәвыксыз үрнәкләренә кадәр.

Көнбатыш Европа илләренең күбесе бәйгене җитдигә алмады, танылган йолдызлар анда бик катнашмады. Элекке совет илләре исә, тимер пәрдә ишелгәннән соң, бу бәйгене үзләрен Европа сәхнәсендә таныту өчен куллана башлады. Шул исәптән Русия дә.

Бәйгене үз илеңдә үткәрү өчен, башта аны җиңү кирәк. Моңа ирешү өчен Русия инде берничә ел рәттән анда иң яхшы җырчыларын җибәрергә тырышты.

2000 елда "Соло" җыры белән икенче урын яулаган татар кызы Алсу Сафина узган елга кадәр Русиянең бу бәйгедә иң зур уңышы булып торды. Ниһаять, узган ел Дима Билан икенче тапкыр катнашып, җиңүгә ирешкәннән соң, быелгы бәйге Мәскәүдә үтә.

Европада күпләр өчен Евровидение гади бер күңел ачу булса, Русиядә кайберәүләр аны илнең абруен күтәрү чарасы итеп күрә.

"Русия телевидениесе бу бәйгене Европа беренчелеге итеп күрсәтергә тырыша, - ди музыка белгече Артем Троиский. Аны хәтта дөнья хоккей беренчелеге белән чагыштыралар, гәрчә, Евровидение ул бер шаяру гына."

Быелгы бәйгенең бюджеты 42 миллион доллардан артык диелә. Узган ел Сербия сарыф иткән акчадан ике тапкыр күбрәк. Премьер-министр Владимир Путин сәхнә әзерлеген үзе барып тикшерде.

Кунаклар һәм журналистларга иң яхшы шартлар тудырылган. Шимбә көнне үтәчәк финал бәйге тарихында иң купшы булачак дип вәгъдә ителә. Тамаша барышында галәм станциясе белән элемтәгә керү каралган. ИТАР-ТАСС хәбәренә караганда, тамашага президент Медведев килергә мөмкин.

"Бу Русиянең милли идеасы, милли горурлыгы итеп кабул ителә, - ди сәясәт белгече Борис Кагарлицкий. – Русия үзен бөек мәмләкәт итеп күрсәтергә тырыша."

Ләкин шушы тырышлыкларга карамастан, бәйге тарихка үзенең җәнҗаллары белән кереп калырга мөмкин.

Грузия быелгы бәйгегә “We don't wanna put in” исемле җыр җибәргән иде. Оештыручылар инглиз телендәге бу җырда Путинга ишарә иткән “сәяси эчтәлек” күреп, аны бәйгедән төшереп калдырды.

Швеция җырын башкару вакытында сәхнәдә аюлар биеп тору каралган иде. Русиянең бу илдәге дипломатлары тырышлыгы белән бу киң таралган стереотип сәхнәдән алынды.

Нихаять, Русиянең һомосексуал активистлары, рәсмиләрнең тыюына карамастан, финалга берничә сәгать кала Мәскәүдә парад үткәрәчәген белдерде.

Узган елларда андый парадлар активистларны кыйнау белән тәмамлана иде. Мәскәү башлыгы Юрий Лужков бу парадларны "шайтан туе" дип атады.

Евровидение оештыручылары бу тыюга карата фикерләрен ачыкча белдерүдән тотылып калды, ләкин бәйгенең үзенә күп кенә һомосексуалларны җәлеп итүен искә алып, андый тыюлар бәйгенең рухына каршы килә дигән фикерне җиткерергә тырышты.

"Русия үзен Европа иле, европача фикер йөртүче җәмгыять итеп күрсәтергә тырыша, чынбарлыкта бу алай түгел ди”, - парадны оештыручыларның берсе, заманында Думада Башкорстан депутаты булган Эдуард Мурзин.

Активистлар бәйгедә катнашучыларны парадта да катнашырга чакырды. Һолландия төркеме вәкиле парад тыелган очракта финалны бойкот итү белән дә янаган иде. Ләкин бу төркем финалга үтә алмады.

Ул арада рәсмиләрнең һомосексуалларга каршы икенче бер чарага рөхсәт биргәнен искә алганда, шимбә көнне Мәскәү урамнарында чуалышлар булу ихтимал бар. Бу очракта Мәскәү евровидениесе тарихка купшы тамашасы белән генә түгел, урам чуалышлары белән дә кереп калырга мөмкин.

Евровидение бәйгесе: поп-музыкадан сәясәткә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

Евровидение: поп-музыкадан сәясәткә
XS
SM
MD
LG