Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлау 11 кешене үтерде


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәрендә бомбалы машина шартлап кимендә 11 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады дип хәбәр ителә. Корбаннарның 4-се балалар.

Полиция әйтүенчә, бомба шәһәрнең халык күп йөргән Кашкал өлешендә мәктәп автобусы урамда калдырылган бер машина яныннан узып барганда шартлаган.

Пешавардан 120 чакрымлап төньяк-көнчыгыштагы Сват үзәнлегендә Талибан сугышчыларына каршы хәрби чаралар дәвам итә.

Пакстан армиясе үзәнлекнең төп шәһәре Мингорага якынлаша баруын белдерә.

БМОның качаклар идарәсе әйтүенчә, соңгы 2 атнада бәрелешләр барган бу төбәктән 1 миллионнан артык кеше качып киткән.
XS
SM
MD
LG