Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Русия һәм Төркия премьерлары очрашты


Русия премьер-министры Владимир Путин бүген Сочида Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган белән очрашты.

Игътибар үзәгендә энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре булды.

Путин тарафлар Русиядән Төркиягә Кара диңгез төбеннән газ кудыручы үткәргечнең икенче ботагы, "Зәңгәр агым-2" проектын гамәлгә ашырырга җыена диде.

Газ тәэминаты турындагы гамәлдәге килешүләрнең мөддәте озайтыла.

Русия шулай ук Төркиядә атом электр станциясенең 4 зур өлешен төзиячәк диелде.

Ике премьер халыкара проблемалар, шул исәптән Таулы Карабах низагы турында да сөйләшкән. Алар бу низагъны чишүдә арадашлык итәргә теләк белдерде.
XS
SM
MD
LG