Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕБ-Русия җыены: көн тәртибендә нәрсә?


Берлек төркемен Чехия президенты Вацлав Клаус җитәкләячәк
Берлек төркемен Чехия президенты Вацлав Клаус җитәкләячәк

21-22 май Хабаровскида Европа Берлеге-Русия саммиты үтәчәк. Берлекнең тышкы эшләр министрлары дүшәмбе Бруссельдә саммитның көн тәртибен тикшерде.

Бруссельдәге кайбер дипломатлар фикеренчә, Европа Берлеге үзенең Русия белән мөнәсәбәтләрен бәяләгәндә икенең берсен сайларга тиеш – "йә матур сүзләр, йә чынбарлык".

Русияне "стратегик партнер" дип атаса да, Европа Берлеге аның аерым гамәлләре белән кәнагать түгел. Узган ел Грузия сугышы, аннары Украина белән газ низагы Бруссельдә ризасызлык уяткан хәлләрнең берничәсе генә.

Хабаровскида үтәчәк Европа Берлеге-Русия саммиты ниндидер алгарыш алып килер дип көтелми. Каршылыклар шактый зур, хәтта уртак белдерү ясау да каралмаган.

Европа Берлеге төркемен Чехия президенты Вацлав Клаус җитәкләячәк. 1 июльгә кадәр Чехия Берлектә рәис вазыйфасын башкара. Клаус Берлек сәясәтенә тәнкыйтьчән, Русиягә дустанә мөнәсәбәттә торучы сәясәтче санала.

Берлек рәсмиләре, Мәскәү моны үз файдасына кулланырга тырышыр, дип борчыла. Һәрхәлдә, Кремль Берлектәге каршылыкларны файдаланып, көн тәртибенә үзе өчен кулай мәсьәләләрне кертергә тырышыр дип көтелә.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Мәскәү төп басымны иминлек һәм энергетика өлкәсенә ясаячак. Җомга көн Русия телевидениесенә биргән әңгәмәсендә президент Медведев партнер илләрне иминлек өлкәсендә яңа карашка ризалашырга өндәде.

Бу карашның төгәл нәрсәдән гыйбәрәт икәнен әйтүе кыен, ләкин Русия рәсмиләренең аерым сүзләреннән чыгып, ул Европадагы иминлекне НАТОны киңәйтүгә һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына гына кайтарып калмау дип чамаларга була.

Энергетика өлкәсенә килгәндә, Медведев Энергия хартиясен гамәлдән чыгару теләген белдерде. Энергия базарын либеральләштерүне күз алдында тоткан бу документны Мәскәү имзаласа да, әлегә расламады. Кремль чит ил ширкәтләрен эчке базарына кертергә теләми.

Җомга көнне Европа комиссиясе вәкиле, Берлекнең Энергия хартиясен гамәлдән чыгарырга нияте юк, дип белдерде.

Европа Берлеге-Русия саммиты, әлбәттә, бу ике мәсьәлә белән генә чикләнмәячәк. Анда шулай ук Грузия, Молдова, Иран һәм Шри-Ланка тирәсендәге вазгыятьләр тикшерелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG