Accessibility links

Кырым татарларын Омскида да искә алдылар


“Дуслык йорты”нда татар теле дәресләренә йөрүче балалар һәм аларның әниләре, әбиләре алдында шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы әгъзалары, тамырлары Кырым һәм Казан татарларыннан булган Рәшид Бакиев һәм Бәкер Мангутов әфәнделәр чыгыш ясады.

Рәшид әфәнде Кырым татарлары фаҗигасы турында төгәл саннар, дәлилләр китереп сөйләде:

“1944 елда сөргенгә 200 меңнән артык кеше куылган, аларның 100 меңнән артыгы юлда һәлак булган. Соңыннан, Берия Кырымнан бар халык күчерелде дип белдергәч, бер ярымутрауда, Керчь районында, кешеләр калуы билгеле була. Алар нәрсә эшләгән – бар калган халыкны баржага төяп диңгезгә чыгарганнар һәм батырганнар...” диде ул.

Икенче дөнья сугышына 140 мең кешесен озаткан, аларның 55 меңе төрле дәрҗәләрдәге хөкүмәт бүләкләренә лаек булган халык сатлык җанлыкта гаепләнеп шулай туган җиреннән куылган. Рәшид әфәнде тагын мондый саннар да әйтеп үтте:

“Ватан сугышында Кырым татарларыннан 4 генерал, 80 полковник, 100 подполковник булган. 7 кешегә герой исеме бирелгән, аларның берсенә - Маметхан Солтанга 2 мәртәбә. Тулы “Дан ордены” иясе 5 кеше”, диде Рәшид .

Кырым татарларына хәзер туган җирләренә кайтырга рөхсәт ителгән. Әмма аларга милекләре дә, җирләре дә кайтарылмый. Бу проблема турында гадел, риясыз мәгълүматлар бирелми.
XS
SM
MD
LG