Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис чоры тантанасы


Татарстан матбугаты көнендә республика мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре Дәүләт Шурасы бинасына җыелды. Бу чара бәйрәм уңаеннан оештырылган булса да, биредә җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр турында сүз барды.

Журналистларны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов котлады.

Сәламләү сүзен әйткәннән соң, Мөхәммәтшин журналистларга бер яңалык әйтте. Шушы көннәрдә президент “Татмедиа” агентлыгының исемен үзгәртергә дигән карар чыгарган. Элек ул массакүләм чаралар өчен генә җаваплы булса, хәзер тулаем матбугат һәм массакүләм чаралар тармагын күзәтәчәк. Бу һичшиксез, агентлыкның мөмкинлекләрен киңәйтә, абруен арттыра, ди Мөхәммәтшин.

Бу яңалыкны ишеткәч журналистларның күбесе аптырашта калды."Татмедиа" оешмасының төгәл ничек аталуын болай да аңлавы кыен иде. Бер яктан карасаң агентлык, икенче яктан ачык акционерлык җәмгыяте, холдинг. 2007 елда "Татмедиа"ны холдинг иткәндә, Татарстан җитәкчелеге аңа зур өметләр баглаган иде. Хәзер оешманы кире агентлык иткәч, димәк холдингтан көткән өметләр бик үк акланмаган булып чыга, ди кайбер белгечләр."Татмедиа"га карата журналистларның сораулары күп булса да, бәйрәм көнне бу проблемалар кайгысы булмады. Алайда, каләм осталарының үзара пышылдауларыннан ишетелгәнчә, бу агентлык белән әле буталчык хәлләр булачак. Монысы башка кыйсса.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан бүгенге көндә укымышлы төбәкләрдән санала. Республикада 968 басма, 50 телеканал, 86 радиостанция 12 мәгълүмат агентлыгы, 230 нәшрият эшли. Бу мәгълүмат чараларының биштән бер өлеше генә дәүләтнеке, калганнары шәхси оешмалар. Димәк алар җәмгыятькә ирекле рәвештә үз сүзен җиткерә ала. “Татарстан мәгълүмат чараларының абруе зур. Аларны җәмгыять тә, хакимият тә таный. Мәгълүмат чараларының көче – профессионализмда, демократиягә һәм Татарстанга хезмәт итүдә чагыла”, ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Шурасы башлыгы узган сайлауны да искә алды. Бу эшләрдә актив катнашкан өчен журналистларга рәхмәт белдерде.

“Эшләр җайлы барганда, акчалар килеп торганда, хәлләр яхшы булганда эшләве җиңел, билгеле. Әмма кешеләр авыр вакытта сынала. Кризиста сайлауны үткәрү җиңел булмады. Кайбер газеталарда хакимиятне һәм аның сәясәтен нык тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Янәсе, “хәзерге җитәкчелек яхшы эшләми, алар урынында без булсак, илне кризистан чыгарыр идек”, дигән сүзләр дә күренде. Әмма Татарстан мәгълүмат чараларының күбесе бу фикерләргә иярмәде, писсимизмга бирелмәде, авыр вакытта хакимияткә терәк булып кала алды. Шуның өчен рәхмәт сезгә.

Бүген Татарстан кризис тәэсирен нык сизә. Инвесторлар, банклар белән эшләргә өйрәнмәгән, салым базасын арттырып эш урыннарын булдыру өчен 3 миллиард алмаган төбәкләр билгеле кризисны азрак кичерде. Татарстанга алга киткән төбәк буларак хәзер авыр. Республикада 68 мең рәсми төркәлгән эшсез бар. Татарстан икътисадына кертелгән инвестиция күләме 2 тапкырга кимеде. Безгә бүген бджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын түләргә генә дә 41 миллиард сум акча кирәк. Шуңа да республика җитәкчелеге каешларын кысыбрак яшәргә тырыша. Хәзер махсус төзелеш күләме киметелде. Милли бәйрәм сабантуен да җиңеллерәк үткәрергә туры киләчәк. Быел ул башка еллардагы кебек Казанның һәр районында түгел, ә кайберләрендә генә булачак”, ди Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта Шура башлыгы 2013 елда Казанда узачак “Универсиада”га да тукталды.

“Гадәттә Казанда берәр зур чара булса, райондагы мәгълүмат чаралары бу вакыйгаларга канәгатьсезлек белән карый. Мәсәлән Казанның 1000еллыгы вакытында, “зурлап бәйрәм үткәрделәр дә, бездә юллар төзергә акча калмады, яки тагын нәрсәгәдер акча җитмәде”, дип сөйләнделәр. “Универсиада”га да райондагы журналистлар хөрмәт белән карасын иде. Бу беренче чиратта дөньяда Татарстанның абруен арттыру, ә акча әрәм итү чарасы түгел”, ди Мөхәммәтшин.

Марат Моратов үз чыгышында 2007 елда президент карары белән “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятен төзүне уңай бәяләде. Ул вакытта идарә оешмаган булса, хәзер кризис вакытында республикада 70% басмаларның хәле авыр булыр иде, ди ул.

Журналистлар берлеге башлыгы Римма Ратникова исә, бүгенге мәгълүмат чараларында тәнкыйтьнең булмавын әйтә. Аның фикеренчә, матбугат тәнкыйте хакимият алдында проблемаларны ачып салырга ярдәм итә.

Татарстан матбугаты көнендә “Бәллүр каләм” бәйгесенә дә йомгак ясалды. 12 номинациядә җиңүчеләрнең исеме билгеле булды. Бәйгедә журналистикадан ерак булган шәхесләргә дә бәллүр каләм бирелде. Мәсәлән, “җәмәгатьчелек белән яхшы элемтә урнаштыру” номинациясендә каләм республиканың саләмәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка бирелде.

“Ел шәхесе” бүлегендә каләм “Рубин” футбол такымы баш тренеры Корбан Бердыевка тапшырылды.

Бәйгенең төп бүләген «Fiat Albea» машинасын исә, Спасс районының “Новая жизнь” газетасы баш мөхәррире Анатолий Самаркин яулады.
XS
SM
MD
LG