Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклау оешмалары милициягә протест белдерде


Хокук яклау оешмалары милицияне үзгәртеп кору таләбе белән Мәскәүнең Триумф мәйданында урам җыенын үткәрде. Чарада 200ләп кеше катнашты дип хәбәр ителә. Бу урам җыенын үткәрергә рәсми хакимиятләр рөхсәт бирде.

Элегрәк мәйдан тирәсендә каты иминлек чаралары күрелүе турында хәбәрләр килде.

Чарада катнашучыларга теләсә нинди тыныч урам җыеннарын ОМОН кебек махсус милиция төркеме тарафыннан куып таратуны тыярга чакырган кәгазьләр тапшырылды.

Урам җыенын оештыручыларның берсе, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте башлыгы Лев Пономарев аңлатканча, активистлар милициягә реформа үткәрелүен түгел, тәртип саклау системасына бик зур үзгәрешләр кертелүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG