Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортостан Татарстан тракторын алырмы?


21 май көнне Башкортостан премьер-министры Раил Сарбаев җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Чаллыга килде.

Аны Татарстан премьеры Рөстәм Миңнеханов каршы алды һәм кунакларны КамАЗ ширкәте белән таныштырды. Соңыннан КамАЗның генераль дирекциясендә ике яклы килешүгә кул куелды.

Килешү Башкортостан – Татарстан югарылыгында түгел иде, Башкортостан хөкүмәте КамАЗ белән хезмәттәшлек турындагы документка имза куйды. Алдан әзерләнгән, инде бөтен нечкәлекләре өйрәнелгән килешүгә имзалар салу өчен бары тик 5-10 минут вакыт җитә дип фаразланса да, Башкортостан һәм Татарстан делегацияләре журналистлар өчен ябык бүлмәдә сәгать ярымлап фикер алыштылар, бәхәсләштеләр. Килешүгә тиз генә имза салынмауны кайбер журналистлар сөйләшүнең авыр баруы белән бәйләде.

Менә, вакыт җитте, журналистларны Башкортостан – КамАЗ арасындагы килешүгә кул кую тантанасына чакырдылар. Аннан соң 2-3 минутлык матбугат конференциясе булды. Шушында аңлашылганча, килешүнең төп максаты – Башкортостанның Нефтекама һәм Туймазы шәһәрләрендәге КамАЗ ширкәтләренә ярдәм күрсәтү икән. КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин, бу ширкәтләргә кризис чорында ярдәм булачак, диде. Нинди ярдәм булуы ачык әйтелмәде. Башкортостан премьеры Раил Сарбаев, киресенчә, Туймазы һәм Нефтекама шәһәрләрендәге ширкәтләргә булышкан КамАЗга республика карамагында булган акчаның мөмкин булганын КамАЗ акционерлар җәмгыятен тотрыкландыруга юллыйбыз, диде.

Сөйләшү барышында Башкортостан ягы КамАЗдан 1 млрд сумлык тракторлар сатып алу турында килешү төзегән. КамАЗда нинди тракторлар дип аптырыйсы юк, биредә хәзер мондый техника да җитештерәләр. Әлеге хәбәрне ишеткән, Башкортостанда туып үскән кайбер татар журналистлары мондый фикер әйттеләр: “Башкортостан Татарстанда тракторларны сатып алмаячак, моңа ышануы кыен”.

Әлеге килешүгә шик белдерәләр. Монысы башкорт-татар мөнәсәбәтенә фикер белдерү уңаеннан булгандыр дип фаразларга кала. Килешү нәтиҗәсе мондый була инде: Башкортостан КамАЗ тракторларын сатып ала, КамАЗ үз чиратында Туймазы белән Нефтекамага ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG