Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Поганый татарин” өчен җавап тотучы булырмы?


Татарларны мыскыллаган китап “Хит сезона” санала
Татарларны мыскыллаган китап “Хит сезона” санала

Ирина Шубина авторлыгында чыккан “Ял һәм шаулы програмнар уздыру” дигән китапның бер өлешендә “поганые татары” дигән сүзләр дә бар. Бу сүзләр бер төркем татарларда ризасызлык уятты.

Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә Ирина Шубина авторлыгында “Ял һәм шаулы програмнар уздыру” дигән китабы дөнья күрә. Әлеге китап мәдәният юнәлешендә тамашалар оештыручылар өчен 5 мең данә тираж белән чыгарылган һәм аның бер өлешендә “поганые татары” дигән сүзләр дә бар. Шушы сүзләр өчен Чаллыдан бер төркем татар әлеге китап авторын һәм нәшриятне мәхкәмәгә бирде.

Мәскәүдә Рыбаков һәм Преображенский авторлыгында чыгарылган “История Отечества” дигән уку әсбабында татарларны кеше ашаучы итеп сурәтләгән урыннар бар иде. Милли хәрәкәт вәкилләре, аерым алганда Мәскәүдән Мөхәммәт Миначёв бу дәреслек авторларын мәхкәмәгә бирде. Бу шикаять хәзер Русия мәхкәмәләрендә яклау тапмыйча, Страсбургка барып җитте.

Тарих дәреслеген мәхкәмәгә бирүчеләр Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә басылган тагын бер китабы буенча шикаять язды. Бу китапта “поганый татарлар” турында әйтелә. Китап 2004 елда, Путин демократиясе чорында Дондагы Ростов шәһәрендә 5 мең тираж белән Ирина Шубина авторлыгында басылган һәм мәдәният көллиятләре, университет студентлары, театр тамашалары оештыручылар өчен язылган. Китаптагы “поганый татарин” сүзләре өчен мәхкәмәгә бирүчеләрнең берсе, Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев:

“Без бу китап авторын Дондагы Ростов шәһәре мәхкәмәсенә биреп карадык. Анда бик күп сәбәпләр табып, шикаятьне кабул итмәделәр. Янәсе без китап авторы Шубинаның адресын, паспорт белешмәләрен күрсәтмәгәнбез, салымны дөрес түләмәгәнбез һәм башкалар. Бу җитешсезлекләрне бетереп Дондагы Ростовта тагын гариза яздык. Шубинаның төгәл адресын белмәгәч, китапны бастырган нәшриятне дә мәхкәмәгә тарттык.
"Поганые татары” турындагы шигырь юллары

Бу китапта мине иң мәсхәрәләгене шул - автор бөтен мәдәният дөньясына таратылган китап аша, бер кнәз авызыннан мондый сүзләр әйттерә:

“Братья и князья русские,
У Дона стоят татары поганые,
Пойдём туда, нашу жизнь прославим,
Постоим за народ русский и веру православную!

Бүген без сугыш халәтендә тормыйбыз. Мондый коткыны халыкара дошманлык тудыра торган, татарны мәсхәрә итә торган күренеш дип саныйбыз. Бу шигырь юлларының авторы безгә билгесез. “Князь Игорь” операсы либреттосын карап чыктык, анда мондый юллар юк. Шигырь бүген язылгандай бирелә. Бу китап архивта ятмый бит, хәзерге чорда мәдәни чаралар уздыру өчен чыгарылган. Кем язса да, татарны мыскыллау бар”, диде Таҗиев.

Ирина Шубинаның “Организация досуга и шоу программ” дигән китабының “Урыслар, уяныгыз!” дигән өлешендә “Дон буенда поганый татарларның торуы” турында бәян иткәннән соң, шаулы тамашаны мондый сүзләр белән тәмамларга тәкъдим итә:
“Собирайтесь снова, воинство Христово. Поднимись во весь рост, гордый русский человек”. Ягъни, Христос сугышчылары, яңадан җыелыгыз. Аягыңа бас, горур урыс кешесе”, диелгән. Әлеге китап 2004 елда “Хит сезона” исеме белән, ягъни иң күп укылучы китап буларак чыгарылган.

Чаллы кешеләре Җәмил Сафиуллин, Мөнир Ситдыйков, Фаик Таҗиев һәм Рифкать Сәгыйдуллин бу китап буенча дәгъвә белдереп, Чаллы прокуроры Александр Евграфов исеменә дә хат яза. Чаллы прокуроры әлеге китап буенча тикшерү уздырып, карар кабул итү турында Дондагы Ростов шәһәре прокуроры Дархаева исеменә хат юллаган.
XS
SM
MD
LG