Accessibility links

Чаллыда мөхәррир һәм депутатны милиция кыйный


Шушы көннәрдә Чаллыда 4 исерек милиционер тарафыннан шәһәр шурасы депутаты, шәхси бер газетның мөхәррире кыйналган дигән хәбәр таралды. Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, милициягә каршы матбугат һөҗүм башлады, дип белдергән иде. Нәтиҗә киресенчә, һөҗүмне милиция журналистка һәм депутатка ясады.

Чаллыда танылган газетның баш мөхәррире һәм шәһәр шурасы депутатының исерек милиционерлар тарафыннан кыйналуы турындагы хәбәр май аеның урталарында таралды. Хәбәр хокук саклау органнары, хакимияткә якынрак булган кешеләр арасында колактан-колакка йөрде, дияргә була. “Азатлык” хәбәрчесе эзләнү-белешүләр аша вакыйганың болайрак булуын ачыклады.

Ул көнне журналист һәм депутат кичке бишләрдән соң Чаллыдагы бер кибеткә керергә була. Кибет янына җитүгә, шушында кибетчеләр ясаган яңа чәчәк түтәле өстенә бер милиция машинасы менеп туктый. Журналист чәчәк түтәлен таптарга ярамавы хакында аларга кисәтү ясый. Шулвакыт машинадан чыккан 4 исерек милиционер кисәтү ясаучыны кыйный башлый. Шактый кыйналган журналист янәшә юлдан юл-патруль хезмәте милициясе узганын күрә һәм шунда ашыга.

Патруль хезмәте милициясе мәсьәләгә ачыклык кертергә өлгерми, теге милиционерлар боларына ташлана. Югыйсә, патруль хезмәткәрләренең погоннарындагы йолдызлар зуррак була. Шуңа да карамастан алар кеше кыйнаучы исерек коллегаларын туктата алмыйлар. Кыйналган мөхәррир-депутатны үз машиналарына утыртып, тегеләрдән китеп өлгерәләр. Монысын инде милиция төркемнәре арасында кораллы бәрелешне булдырмый калу максатыннан дип, фаразларга гына кала.

Шушы вакыйгадан соң икенче көнне үк депутатны кыйнаучы 4 милиционер эшеннән җибәрелгәннәр, дигән рәсми булмаган хәбәрләр булды.

Хәер, бүгенге язманың зур өлеше рәсми мәгълүматларга нигезләнмәгән. Чаллыда баш мөхәррир һәм депутат булган кеше берәү генә. Вакыйганың дөрес яки дөрес булмавы хакында “Азатлык” аңа мөрәҗәгать итте һәм мондый җавап алды: “Мин моңа бернинди дә комментар бирмим”, диде ул.

Вакыйганы йомарга, яшерергә тырышу сизелә. Шуңа төрле оешмаларга комментар сорап мөрәҗәгать итү файда бирмәс иде, аңлатма сорасаң, хәбәрне ирештермәү ихтималы да бар иде.

“Депутатны яки журналистны милиция тарафыннан кыйнау очрагы булса, Сез нинди мөнәсәбәттә булыр идегез?” дигән сорауга “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире Флүзә Фаррахова:

“Кыйнау очрагы хак булса, безне сакларга тиешле милициянең Русиянең тулы хокуклы ватандашларын урамда тотып кыйный башлау-коточкыч хәл. Европа форматына омтылган шушы шәһәрдә 18 гасырдагы Америка гангстерлары кебек, урамда тәртип сакларга тиеш милициянең кеше кыйнап йөрүен кыргыйлык дип бәялим”, диде.

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров милициянең уңай эшләре хакында гына язарга тәкъдим итә. Көпә-көндез, шәһәр уртасында депутатны, газет мөхәррирен милиция тарафыннан кыйнау төрле дәрәҗәдә йомылып калды. .Кыйналган гади кешеләр турында әйтеп тә торасы юктыр.
XS
SM
MD
LG