Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эмнести Интернешнл еллык хисабын чыгарды


Эмнести Интернешнл хисабында Русиянең эктремизмга каршы канун белән диссидентларны, журналистларны, хокук яклаучыларны бастыруы тәнкыйтьләнә.

Кеше хокукларын яклаучы Эмнести Интернейшнл оешмасының әле генә чыккан еллык хисабында дөнья икътисадый кризисы кеше хокукларына зур орым ясады, тагын да күбрәк кеше иминсезлеккә, гаделсезлеккә һәм рәнҗетүләргә дучар булды диелә. Лондонда теркәлгән бу оешманың 400 битлек әлеге хисабында Үзәк Азия, Кавказдагы һәм башка төбәкләрдәге җитешсезлекләр күрсәтелә.
Ирене Хан

Яңа хисапны тәкъдим иткәндә оешма җитәкчесе Ирене Хан күп кенә илләрнең хөкүмәтләре икътисадый төшенкелек аркасында кеше хокуклары бозылуларны туктата, кеше гомерләрен һәм кешеләрнең яшәү чыганакларын саклап кала алмады диде.

Хан соңгы елларда акчаларның дөрес тотылмавына, дөрес бүленмәвенә ишарәләп хөкүмәтләрнең икътисадны һәм финанс базарларын ныграк күзәтергә тиешлеге турында әйтте.

"Без хөкүмәтләрнең, эшмәкәрлек җитәкчеләренең, халыкара финанс оешмаларының кеше хокукларына күбрәк тугрылык һәм җаваплылык белән каравын телибез. Аларның стратегияләре, финанс стратегияләре, икътисадый стратегияләре, тәрркыять стратегияләре кеше хокукларын, икътисадый һәм социаль хокукларны, азык-төлек хокукларын, сәламәтлек хокукларын танып бу хокукларларга өлеш кертергә бурычлы булырга тиеш", - диде Хан.

Хан дөнья кризисы ул азык-төлек, эш, эчәр су, җир һәм торак кризисы диде һәм нәтиҗәдә гаделсезлек, ксенофобия һәм эзәрлекләүләр артты дип өстәде.

Шушы чыгышында ул ярлы катламнарга күбрәк игътибар бирергә чакырды.
Пермьдә Путинны Һитлерга тиңләгән журналист Игорь Аверкиев эктремизмда гаепләнде

Аерым илләргә килгәндә, Эмнести Интернешнлның быелгы хисабында Русиядә экстремизмга каршы канунның хөкүмәт теләмәгәнчә фикерләүчеләрнең журналистларның, хокук яклаучыларның авызларын томалау өчен кулланылуы тәнкыйтьләнә.

Хисапта шулай ук Төньяк Кавказдагы хокук бозулар турында хәбәр иткән киңкүләм мәгълумат чараларының эзәрлекләүләргә дучар булуы турында әйтелә.

Иранда хакимиятнең сүз һәм җыеннар иреген каты кысуы, кеше хокукларын яклаучыларны, шул исәптән хатын-кызлар һәм азчылыклар хокукларын яклаучыларны бастыруы хөкем ителә.

Хисапта тоткыннарны азаплаулар һәм аларга карата башка тиешсез мөнәсәбәт гадәти күренеш булып кала һәм моның өчен бернинди җәза бирелми диелә.

Анда шулай ук камчылау һәм кул яки бармакларны чабып өзү җәзалары кулланылуы, 350-ләп кешенең үлем белән җәзалануы турында әйтелә. Амнести фикеренчә, бу сан чынлыкта зуррак та булырга мөмкин.

Эмнести Әфганстанның көньягында һәм көнчыгышында миллионнарча кешенең Талибан сугышчылары террорыннан җәфа чигүенә дә борчылу белдерә.

Кабулдагы хакимиятнең канун тәртибе урнаштыра алмавы яки хәтта үз карамагындагы җирләрдә дә иң төп хезмәтләрне күрсәтә алмавы тәнкыйтьләнә.

Әфганстанда халыкның азык-төлек, медицина кытлыгына, белем ала алмавына Талибан һөҗүмнәренең тагын да көчәюе өстәлгән.
Тибет студентлары тыныч демонстрация үткәрә

Кытайга килгәндә исә, Эмнести Тибеттә һәм мөселманнар күпләп яшәгән Синҗан Уйгыр автоном төбәгендә халыкның сисмематик эзәрлекләүләргә дучар булуын күрә. Әлеге төбәкләрнең икесендә дә былтыр соңгы еллардагы иң зур чуалышлар булды.

Тибеттә һәм тибет халкы яшәгән башка төбәкләрдә ризасызлыкның күпсанлы корбаннар белән бастырылуы әйтелә.

Синҗан уйгыр төбәгендә исә хакимият уйгыр сепаратистларга каршы аяусыз сугыш игълан иткән һәм барлык бюджет хезмәткәрләренә, балаларга мәчеткә йөрүне тыйган.
Грузиянең Русия бомбалаган Гори шәһәре

Былтыр август аенда Русия-Грузия сугышында йөзләрчә кешенең үлүе, меңнәрчә кешенең яралануы һәм 200 меңләп кешенең йортларыннан качып китәргә мәҗбүр булуы да Эмнести Интернешнл хисабында яктыртыла.
XS
SM
MD
LG