Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә химик коралларны юк итү корылмасы ачылды


Русия һәм АКШ рәсмиләре химик коралларны юк итү өчен Себердә төзелгән зур корылманы рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашты.

Бу дөньякүләм иминлеккә һәм Мәскәү белән Вашингтон арасында хезмәттәшлеккә таба зур адым дип бәяләнде.

Корылма Казаннан 800 чакрымлап көнчыгышта урнашкан. Ул Советлар Берлеге җимерелгәннән соң бер елдан ирешелгән килешү нигезендә төзелде һәм бу төзелешкә Кушма Штатлар зур акча кертте.

Анда бик көчле нерв газлары тутырылган 2 миллионлап химик корал юк ителергә тиеш.

Русия 1993 елгы халыкара килешү нигезендә 2012 елга үзенең барлык химик коралларын да юк итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG