Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Русия-Украина газ мөнәсәбәтләрен тикшерә


Еврокомиссия президенты Жозе Мануел Баррозу Европа Берлеге июнь уртасындагы саммитта Украинаны Русия газы белән тәэмин итү һәм аны Европага кудыру мәсьәләсен карарга мөмкин диде.

Мәскәү Украинаның җир асты тупланмаларына кудырылучы газ өчен түләү проблемасы бар ди.

Җомга көнне Русия Европа Берлеген Украинага 4 миллард доллардан артык кредит бирүдә катнашырга чакырды.

Бу турыда Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин белдерде.

Еврокомиссия башлыгы әйтүенчә, җомга көнне ул бу турыда Русия премьер-министры Владимир Путин белән телефон аша сөйләшкән.

Баррозу хәзерге финанс хәлен исәпкә алганда, Европа Берлегенең Украинага нинди дә булса кредит бирүе бик кыен булачак, бәлки мөмкин дә булмас диде.
XS
SM
MD
LG