Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дини секталарга багышланган җыелыш узды


Бу конференция “Русиядә дини юнәлешләр: җәмгыять, дин һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге” дип аталды.

Монда өлкә башлыгы Сергей Морозов һәм шәһәр мэры Сергей Ермаков та катнашырга тиеш иде. Ләкин алар килмәгәннәр булып чыкты. Шунлыктан “хезмәттәшлек” дигәне бераз аптыратты да кайберәүләрне. Җыенның “төбәкара” дигәне исә хаклы: Пенза, Волгоград, Мордовия вәкилләре дә чыгыш ясады.

Пензадан өлкә хакимиятенең Милли һәм дини берләшмәләре бүлеге белгече Дмитрий Мурашов үз чыгышын, нигездә, Кузнецов дигән кеше җитәкчелегендәге бер сектаның җир асты куышында бикләнеп яшәүләренең мәгънәсезлеген нигезләүгә багышлады. Волгоград өлкәсе һәм Мордовия вәкилләре Юрий Федоренков белән Сергей Ямашкин үзләрендә эшләп килүче дини оешмалар эшчәнлегенең үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

“Волгоград өлкәсендәге барча мәхәлләләрнең 4 проценты гына мөселманнарныкы. Мәктәптә дин дәресләре бирү хокукы – җирле үзидарә карамагында булырга тиеш. Һәм аларга ук дини оешмаларны теркәү һәм ябу хокукы да бирелсен. Төбәк хакимиятенә түгел. Газетларда Ислам динен тотучылар арасында капма-каршылык тудыру омтылышлары булды – без моны туктата алдык”, диде Юрий Федоренков.

Мордовия хакимиятенең Милли сәясәт комитеты белгече Сергей Ямашкин республиканың милли һәм дини составы турында мәгълүмат бирде һәм анда тынычлык хөкем сөрүен ассызыклады.

“Телекиллер” сыйфатында танылган мәгъдүм бәндә Михаил Леонтьевның “Карамахи һәм Чобанмахины без бомбага тотып өлгердек, Мордовиядә соңга калмабызмы?” дигән сораулы тапшыруы Аккүл – Белозерье авылы турында булган иде. Анда бүгенге вәзгыть ниндирәк? дигән сорауга Сергей Ямашкин: “Бу авыл үзенең тырышлыгы, бердәмлеге ягыннан барчабызга да үрнәк булып тора”, дип җавап бирде.

Сембер өлкәсенең Эчке эшләр идарәсе вәкиле Александр Гордеев секталарны фаш итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгъриб илләренең миссионерлык гамәлләрен тәнкыйтькә тотты. Аеруча АКШ вәкиле Мадлен Олбрайт тырышлыкларын.

Гордеев әфәндегә бер сорау бирү мөмкинлеге дә табылды. “2003 елда җәй буе төнге юлларда ГАИ хезмәткәре җитәкчелегендәге банда КамАЗларны талау, шоферларны үтерү белән шөгыльләнгән иде. Бу җинаятьтә гаеплеләр тотылгач, нигәдер, аларны мифик Ваххабитлар белән бәйләделәр. 23 гаепсез мөселман яшүсмерне кулга алып, 3 ел буе җәберләделәр. Милиция мәгълүматларына таянып, өлкәнең төп рәсми басмасы “Народная газета” да байтак явызлыклар кылды. Милли хәрәкәт әгъзалары фикеренчә, бу гамәлләрнең максаты бары тик Ислам динен пычратуга кайтып калган иде. Сезнеңчә, мондый гамәлләрнең гомум илебез мәнфәгатьләренә файдасы бармы соң?” дигән сорауга, Александр Гордеев бу вакыйгалар белән хәбәрдар булмавын, ул вакыттагы рәсми вазифалары буенча, андый мәсьәләләрдән ерак торуын белдерде.

Сембер өлкәсе губернаторының киңәшчесе Ольга Глебова үз чыгышын яшь буынның рухи халәтенә багышлады. “Ислам экстремизмы” дигән төшенчә – диннәрне капма-каршы кую омтылышы гына ул. Бу исә - җәмгыятебез өчен зарарлы күренеш. “Экстремизм” сүзе бары тик Русия составыннан чыгу омтылышларына карата гына кулланыла ала. Телевидение дә кайвакытта капма-каршылык хисе тәрбияли. Үзара ихтирам кирәк. Әйтик, тикшерергә килүчеләрнең мәчеткә керүләрен турындагы Фатыйх хәзрәт сүзләре – түрәләрнең башкаларга карата “ихтирам” дигән төшенчәне таптап узуын күрсәтә. Ә бу исә дәүләт иминлегенә дә зарар китерә ала”, диде түрә ханым Ольга Глебова.

Тәнәфестә Сембер һәм Мәләкәс архиепискобы Проклга праваслау динен мәктәп системасына һәм армиягә иңдерү тырышлыклары конституцигә каршы килмиме соң?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәргә форсат табылды.

“Юк, каршы килми. Чиркәү аерылган, ләкин читкә тибелмәгән. Без – илнең тулы хокуклы гражданнары. Праваслау дине нигезләре – Русия ул. Һәм ил халкы үзе яшәгән илнең культурасын белергә тиеш. Бу - беренчедән. Икенчедән, без үз балаларыбызны кайгыртабыз һәм кайгыртачакбыз! Сез дә кайгыртыгыз үзегезчә. Урыс культурасы кирәкми икән – өйрәнмәсеннәр. Урыс культурасы – праваслау культурасы ул. Без үз илебездә яшибез, нигә без җәберләнергә тиеш?”, дип җавап бирде.

Конференция кабул иткән резолюциядә тоталитар секталарга һәм деструктив культларга каршы чаралар күрү бурычы куела. Чөнки алар, гаиләнең генә түгел - җәмгыятьнең дә рухи нигезләрен какшата. Моңа каршы тору өчен, Өлкә башлыгына, Җирле парламентка, хокук саклау һәм үзидарә органнарына, традицион дини оешмаларга, мәгълүмат чараларына, Мәгариф министрлыгына – деструктив секталар эшчәнленә каршы торуда бергәләшеп эшләргә өндәмәләр кабул ителде, һәм бу тәкъдимнәр резолюциядә урын алдылар.

Конференциядән соң Өлкә мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиулловтан аның үз тәэсирләре белән бүлешүне сорадык.

“Әгәр анда яңгыраган фикерләр тормышка ашырылса, әйбәт булыр иде. Без исә үз теләкләребезне белдердек. Праваслау дине укыту планына кертелмәсен, факультативлар белән генә чикләнсен. Теләгән бала үзе хәл итсен: бу дин аңа кирәкме-юкмы. Ә әлеге чара уңай тәэсир калдырды. Башка төбәкләр вәкилләренең чыгышларында үзебез өчен үрнәк алырлык яңалыклар да булды”, диде Фатыйх хәзрәт Алиуллов.
XS
SM
MD
LG