Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысырда тоткарланган Русия студентлары җибәрелгән


Мысырда тоткарланган Русия студентларыннан кимендә 16 кеше җибәрелгән. Бу хакта Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Нестеренко хәбәр итте. Алардан 15 кеше илдән куылачак.

Үткән атнада Мысырның иминлек хезмәтләре Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында укучы Русия судентлары яшәгән урынны уратып алып, андагы 34 кешене тоткарлаган. Дүртесе шундук җибәрелгән иде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Алберт Гыйльметдинов тоткарланган студентлар арасында Татарстан вәкилләре булуын кире какты. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Мысырда Татарстаннан 43 студент бар, шуларның алтысы анда узган ел киткән булган.

Русия студентлары белән бергә тагын дистәләгән башка ил ватандашлары да тоткарланган. Аларның күбесе дини уку йортларында белем алучы студентлар диелә. Тоткарлауның сәбәпләре җәмәгатьчелеккә әйтелми.
XS
SM
MD
LG