Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урам сәүдәсе үсә


Уфада урам сәүдәсе үсә. Узган елны башкала хакимияте урамнарда сәүдә итүне тыйган иде. Инде килеп, ул карар көченнән чыгарылды.

Моны икътисади көрчек, казнанга салымнар әз керүе белән аңлаталар.

Узган елны Уфада яшелчә-җимеш, су һәм туңдырмалар сату өчен 639 урын оештырылса, быел аларның саны 762гә җитте. Урам кафелары узган ел 152 булса, быел аларның саны 182-гә җитте. Үткән елны урамнарда мичкәдән квас һәм сөт сату да тыелган иде. Быел Уфада 50 урында сөт, 245урында квас сату урыны ачылды.

Шулай итеп, көрчекнең дә уңай яклары бар икән.
XS
SM
MD
LG