Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгород өлкәсендә икенче тапкыр мәчет яна


Диния нәзарәтенең интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Балахна шәһәрендә шимбәгә каршы төндә төзелеп килгән мәчет бинасына ут төрткәннәр. Бу инде беренче тапкыр түгел.

Бу мәчет быел ачылып эшли башларга тиеш иде. Гыйбадәтханә тулысынча төзелеп беткән булган диярлек. Түбәсе ябылган, тышы бизәлгән. Бүген ишекләр һәм тәрәзәләр куелырга тиеш булган. Шимбә иртәсендә мәчетнең түбәсе, бүрәнәләре янып бетүе ачыкланган.

Мөфтият вәкилләре мәчеткә инде икенче тапкыр ут төртәләр дип әйтте. "Беренче тапкыр бу апрельнең 20-дә булды, ул вакытта без моны хулиганлык дип уйладык, бернинди янаулар, куркутылар булмады", диде Түбән Новгород Диния нәзарәте вәкилләре.

Элегрәк Түбән Новгород татар мохтәрияте милли компонентның бетерелүе, бары православ диненә генә өстенлек бирелүе, үтәмилләтчеләрнең хөҗүмнәре артуына борчылу белдереп ачык хат белән чыккан иде.

Түбән Новгород татар милли-мәдәни мохтәрияте соңгы утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев, Русиянең Идел буе федераль бүлгесе вәкиле Григорий Рапота, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевка ачык хат юлларга булган.

Мөрәҗәгатьтә Русиядә мәктәптә, югары уку йортында, армиядә, хастаханәдә булсынмы бары бер – православ диненә генә өстенлек бирелүе әйтелгән. Федераль массакүләм мәгълүмат чараларына чыгуда да башка дини җәмгыятьләрнең мөмкинлекләре бик аз, диелә.
XS
SM
MD
LG