Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балахна мәчете: ут төртүме яки очраклы янгынмы?


Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте Балахна шәһәрендәге мәчеткә ут төрткәннәр дип бара. Янгын сүндерүчеләр әле нәтиҗәләр ясарга иртәрәк дигән фикердә.

Шимбәгә каршы төндә янган мәчеткә кызыл каләм белән тәреләр ясап киткәннәр. Шуңа янгын сүндерүчеләрнең сакланмаган, тәрәсез бинага балалар, сукбайлар да кереп ут чыгарырга мөмкин дигән сүзләре белән мөселманнар килешми. Алар мәчеткә ут төртү бәхәссез дип бара.

Түбән Новгород мөселманнарының голәмәләр шурасы рәисе Дамир Мөхетдинов мәчеткә сак куелмавын һәм шулай ук анда тәрәзәләрдә пыялалар булмавын раслый. Ләкин мәчетнең инде икенче тапкыр януы очраклы түгел, ди.

Шулай ук Мөхетдинов Түбән Новгородта мондый хәлләрнең әледән-әле кабатланып торуын әйтә.

“Җәмигъ мәчетенә берничә тапкыр шешәләргә салынган ягулык ташладылар. “Тәүбә” мәчетендә ел саен тимердән, агачтан ясалган коймаларны урлыйлар, гыйбәдәт йортына килеп фашист тамгалар ясыйлар. Безгә һәрдаим һөҗүмнәр була”, ди ул.

Түбән Новгород мөселманнары такырбашлар тарафыннан әзәри егетләре, Малайзия вәкилләре кыйналуын да әйтә. Шуңа Балахнадагы мәчеткә нәкъ ут төртү булганында алар шикләнми.

Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров инде янган мәчетне карап кайткан. Шулай ук милиция белән дә очрашкан. Хокук саклаучылар да мәчеткә махсус ут төртелгән дип фаразлый икән. Һәм анда такырбашлар кулы уйнарга мөмкинлеген тикшерә.

Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, мәчеткә ут төртеп, фашист тамгалары ясап бәлкем кемнәрдер диннәр арасында низаг тудырмакчы буладыр.

Дамир Мөхетдинов
“Алар безне Русия хакимиятенә карата тәнкыйть белән чыгар дип өмет итәләрдер. Ләкин без янгын сүндерүчеләр һәм милиция карарлары булмыйча әле гамәл кылмыячакбыз. Аннары инде губернатор һәм прокурорга мөрәҗәгать итәрбез”, ди Мөхетдинов.

Ул Балахнадагы мәчетне яңадан төзиячәкләрен белдерде. Гыйбадәт йортын салдыручы Русия Дәүләт думасы депутаты Александр Хинштейнның ярдәмчесе яңа бурага заказ бирүләрен әйткән.

Мөхетдинов сүзләренчә, алар гомумән электән татарлар яшәмәгән урыс авылларында мәчет салдыруга каршы булган. Ягъни Европадагы кебек гыйбәдәт кылу өчен йортның 1-нче катын гына сатып алу ягында тора. Әмма сайлаулар вакытында Балахнада мәчет салдыруга Түбән Новгородтан депутат булган Хинштейн үзе теләк белдергән.

“Яһүд кешесенең мәчет салдыруы Русия өчен, әлбәттә, сәер күренеш”, ди голәмәләр шурасы рәисе.

Чөнки ул хәзер күбрәк мөселманнарга мәчет салу өчен җир бирмәү яки мәчет салуга гомумән каршы чыгу хәлләре күзәтелүен әйтә. Аларның үзләреннән дә ислам мәркәзенә дип бирелгән җирне кире тартып алырга тырышканнар.

“Хатны төрле җитәкчеләргә җибәрмәсәк бәлки җирсез дә калыр идек. Чөнки яңа губернатор килгәннән соң үзәктә - Идел буендагы җирне бик матур дип безгә бирергә теләмәделәр”, ди ул.

Гомумән, Түбән Новгород мөселманнарының мөрәҗәгатьләр кабул итүе, ачык хатлар язуы гадәти күренеш.

Әле күптән түгел генә Түбән Новгород татар милли-мәдәни мохтәрияте Русиядә православ диненә генә өстенлек бирелүен, милли компонентның төшерелеп калдырылуына ризасызлык белдереп, җитәкчеләргә ачык хат юллаган иде.

Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, бу көннәрдә Татарстан президенты идәрәсеннән әлеге хатны алуларын хәбәр иткәннәр.
XS
SM
MD
LG