Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларга 100 миллион сум


3 июньдә Татарстан хөкүмәтенең “1 канал” белән бергә уздырган “Без булдырабыз” хәйрия акциясенең йомгаклары игълан ителде.

Белгечләр 1 июнь Балаларны яклау көнендә Татарстанда узган чаралар турында бөтен Русия халкы белә, ди. Чөнки бу көнне федераль мәгълүмат чаралары игътибары республикага юнәлгән иде. Бәйрәм чараларына Русия телевидениясенең “1 канал”ыннан килгән 140-лап “йолдыз” исә тантананың әһәмиятен тагын да арттырган.

Чәршәмбе Татарстан хөкүмәтендә исә, “Без булдырабыз” хәйрия акциясенең йомгаклары игълан ителде. Республиканың премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева бу хакта болай диде.

“Бәйрәм акциясе нәтиҗәсендә 100 миллион сум акча җыелды. Аларның 67 миллионы республиканың муниципаль берәмлекләреннән килгән. Sms-акциядән дә шактый гына акчалар җыелды. Бүген 585 мең sms хаты юлланган. Акция 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк”, ди Зилә Вәлиева.

Журналистлар, җыелган акчалар тиешле максатта куланылырмы, дип борчылды. Әмма җитәкчелек хәйрия акчаларының тиененә кадәр Татарстанның балалар үзәкләренә, авыр хәлле гаиләләргә һәм башка ярдәмгә мохтаҗларга биреләчәк, ди. Алар сүзләренчә, бүген кайбер үзәкләргә микроавтобуслар, көнкүреш техникасы, сәламәтләндерү җиһазлары бүләк ителгән.

Татарстан президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, хәйрия акциясен үткәрү алдыннан балалар үзәкләре үзләренең нәрсәгә мохтаҗ булуларын әйткән. Шуннан чыгып барысына да тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Хәйрия акциясендә җыелган акчаларның кая тотылганы турында хисап хәйриячелек республика шурасы сәхифәсендә һәм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, ди Ларионова.

Очрашуда оештыручылар акцияне үткәрергә ярдәм иткән өчен “Татнефть-арена”, “Ривьера”, 18 миллион сум хәйрия биргән “Татнефть” ширкәтенә рәхмәтләрен белдерде. Җитәкчелек сүзләренчә 1 июньдә Татарстанның күп кенә ширкәтләре 1 көннек хезмәт хакын балалар йорты хисабына күчергән. Бу гамәлләре белән алар да зур хөрмәткә ия. “1 канал” җитәкчелегенә исә хәйрия чараларын үткәрү урыны итеп Татарстанны сайлаганнары өчен, оештыручылар аерым рәхмәт әйтә. Бу канал моңа кадәр дә Русия төбәкләрендә мондый чаралар үткәргән. Әмма бер шәһәргә дә әлеге “1 канал”ның 140-лап “йолдызы” килгәне булмаган. “1 канал” журналистлары Татарстанда узган чараларның һәрберсен яктыртып барды. Якындагы көннәрдә дә Татарстанга багышланган махсус тапшырулар чыгачак.

Балаларны яклау көне һәрбер татарстанлының бу мәсьәләгә битараф түгеллеген күрсәтте. Республика алдагы көннәрдә дә хәйриячелек мәркәзе исемен югалтмаска тиеш, ди оештыручылар.
XS
SM
MD
LG