Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама ислам дөньясына ни әйтер?


Каһирәнең XIV гасырлы Солтан Хәсән мәчетендә Обама килешенә яңа келәмнәр җәелә
Каһирәнең XIV гасырлы Солтан Хәсән мәчетендә Обама килешенә яңа келәмнәр җәелә

4 июнь АКШ президенты Каһирәдә чыгыш ясый. Атасы мөселман булган һәм балачакта Индонезиядә яшәгән Обама ислам дөньясына нәрсә әйтер?

Обама АКШ президенты булгач та ислам дөньясы белән "ихтирам телендә" сөйләшергә теләгәнен белдерткән иде. Аның мөселманнарга беренче мөрәҗәгате нинди булыр дигән кызыксыну зур. Кайберәүләр Обама гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләрнең яңа чорын ачыр, дип фаразлый.

"Үз чыгышында Обама ислам дөньясы белән яңа төр мөнәсәбәтләр башлау, "террорга каршы сугыш" дигән сүзләрне куллануны туктату турында әйтер, дип көтелә. Шулай ук президент Якын Көнчыгыш низагының нигезе булган фәлестин мәсьәләсен чишү юллары турында ачык-анык итеп сөйләр, дип фаразлана, " диде Каһирәдә стратегик һәм сәяси тикшеренүләр белән шөгельләнгән Әл-Әһрам үзәге белгече Имад Җад.

Күп кенә гарәп илләре җитәкчеләре АКШ белән ислам дөньясы мөнәсәбәтләре Якын Көнчыгыш низагы чишелсә җайланыр иде, дип саный. Обама исә мөселманнар белән мөнәсәбәтләрне бары тик Якын Көнчыгыш язмышы хәл итми, аңа тәэсир итүче башка катлаулы мәсьәләләр бар, атап әйткәндә Иран, Сүрия, Ливан, Әфганстан һәм Пакстан, дигән иде.

Гарәп җитәкчеләре үз илләрендәге демократия юклыгы һәм башка проблемалардан игътибарны читкә юнәлтү өчен Якын Көнчыгышны куллана, дип санаучылар бар.

Ислам дөньясына тәнкыйтьчән караш җитми

"Мөселманнарны кеше хокуклары бозылуы яки демократия торышы начар дип тәнкыйтьләгәндә алар көнбатышның тышкы сәясәтен гаепли башлый. Шуңа күрә көнбатышка, бигрәк тә АКШка чыннан да гаделлек яклы булганнарын күрсәтү мөһим. Аннан соң АКШның мөселман дөньясында демократия булмаганын яки кеше хокуклары бозылганын тәнкыйтьләргә хакы булачак, " дип саный Истанбулда чыгучы Hürriyet басмасының сәяси күзәтүчесе Мостафа Акйол.

Обама иртәгә нәрсә турында гына сөйләмәсен, бу аның өчен иң авыр чыгышларының берсе булачак.

"Обама өчен бу чыгышның авырлыгы – үзенең тагын бер Дҗордҗ Буш булмаганын күрсәтү һәм Якын Көнчыгышка җиңел генә чишелеш вәгъдә итмәве булачак. Төбәктә аңа карата шик бар. Төбәктәге күзәтүчеләр Обама нәкъ Буш эшләгәнне эшли, әмма аны башкача атый, ди. Аның максаты – күпчелеге диктаторлар булган гарәп илләре башлыкларын Якын Көнчыгышка чишелеш табарга чакыру", ди хәзер Вашингтонда яшәгән, аңарчы гомеренең бер өлешен Якын Көнчыгышта уздырган шул төбәк белгече Блэйк Һауншелл.

Обама сәфәре нәрсәне үзгәртер?

"Президент Обаманың Мисырга сәфәреннән артык күпне көтәләр. Обама ислам дөньясына мөрәҗәгать ясар, дип уйламыйм. Президент булганнан бирле аның андый мөрәҗәгатьләре булды инде. Берсендә ул АКШ ислам дөньясына каршы сугышмый, диде. Шулай ук ул Төркиядә чыгыш ясады һәм Нәүрүз уңаеннан Иранга мөрәҗәгать итте. Бу юлы ул төбәккә башка максат белән киләдер, мөгаен Якын Көнчыгыштагы хәлләр уңаеннан. Һәм аның чыгышы ислам дөньясына түгел, ә гарәп дөньясына булачак, " диде Мисыр язучысы Фәһми Һувайди.

Мисырда оппозициядәге "Мөселман Кардәшлеге" төркеме, Вашингтонның гарәп һәм ислам дөньясына карата сәясәте үзгәрмәсә Обама чыгышы нәтиҗәсез булачак, дип белдерде.

Каһирәнең 8 миллионлык халкын бу көннәрдә хәрәкәт итү чикләүләре һәм ныгытылган иминлек аркасында өстәмә тикшерүләр көтә. Алай да кешеләр Обаманың килүен хуплый.

"Аның килүе Израиль-фәлестин низагын чишүгә ярдәм итер, гарәп дөньясы турында карашларны үзгәртер, гарәп дөньясында Америка имиджына уңай йогынты ясар, дип өметләнәм, " ди Каһирәдә яшәүче ике бала анасы Фатен Мостафа.

башка язмалар

XS
SM
MD
LG