Петербурда халыкара икътисади форум дәвам итә. Анда Татарстан президенты да катнаша. Ул форумның танталы ачылышында һәм кризис белән көрәш чараларына багышланган пленар утырышта булырга тиеш иде.
4нче июньдә Миңтимер Шәймиев Петербур губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Яклар сөйләшеп алды, Татарстан һәм Петербур арасында хезмәттәшлек килешүен имзалады.
Документта сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәниять тармакларында хезмәттәшлек итү турында сүз бара.
“Безне күп җепләр бәйли, сезнең республика кешеләре Ленинградны блокада елларында саклады, хәзер Петербурда 100 меңнән артык татар яши һәм татар мөхтәрияте актив эшли”, дип әйтте очрашуда Валентина Матвиенко.
Губернатор сүзләренчә, бу яңа килешү Петербур һәм Татартстан арасында мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын күрсәтә, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентылгы.
Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үз чиратында губернатор Валентина Матвиенконы җирле татарларга теләкләшлек күрсәтүе, аерым алганда Сабантуй үткәрергә ярдәм итү өчен рәхмәт белдерде.
Валентина Матвиенко җавап сүзендә: "Cабантуйга бик зур кызыксыну белән киләм, Петербур - төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре яшәгән шәһәр, без милли традицияләрне саклыйбыз һәм хөрмәт итәбез", дип әйтте.
Шул ук вакытта 2007 елда, татар мөселманнар губернатор Матвиенконы үтерергә җыенган дигән хәбәр чыкты. 3 кеше кулга алынды. Бер елга якын тикшерү барды һәм соңыннан, җәмәгать утырышчылары, шушы өч яшь мөселман кеше гаепсез, дигән карар чыгарды.
Күпләр бу эшне сайлау чорында оештырылган провокация дип атады.