Бу көннәрдә Европа Берлеге сайлаучыары Европа Парламенты сайлауларында катнаша. Сайлаулар 4 июньдә башланды һәм якшәмбе, 7 июньдә тәмамланачак.
Сайлаулар алдыннан үткәрелгән фикер белешүләр тавыш бирүдә сайлаучыларның бары 43 проценты гына катнашачагын күрсәтте.
Вәкаләтләре шактый чикләнгән Европа Парламентына халыкның өмете бик аз.
Брюссель белән сайлаучылар арасында элемтә булмавын сәясәтчеләр үзләре дә таный.
Европа Берлегенең элекке комиссионеры, Европа Парламентына Польшадан сайланырга теләүче Данута Һубнер сайлаучыларны тавыш бирүгә җәлеп итү үзе генә дә бик зур казаныш булачак диде.
“Безгә, барлык намзәтләргә халыкны үзебез өчен тавыш бирдертү генә түгел ә гомумән сайлауга барырга мәҗбүр итү дә бик кыен булачак. Минемчә, бу Польшада гомумән халыкның сайлауларга йөрмәве белән дә ничектер бәйле. Минемчә без кешеләрне тавыш бирү аша сәясәткә тәэсир итә алуларына ышандыра алмадык. Шуңа күрә алар Европа Берлегенең яки Европа Парламентының алар турындагы карарларына тәэсир итә алуларына ышанмыйлар”, - диде Һубнер.
Британиянең Times газеты бу атнада турыдан-туры Брюссельне гаепләп чыкты.
“Европа мәсьәләләре турында бернинди җитди сөйләшү булмавы үзе үк Европа Берлегенә карата чыгарылган зур хөкем карары”, - дип яза Times. Газета шулай ук Берлекне үз максатларын югалтуда, күп очракта бары тик нәрсә дә булса эшләү өчен генә булган эчке оештыру эшләренә кереп чумуда гаепли.
Европа Парламенты рәисе Һанс-Герт Петтериң бу атнада әлеге сайлаулар “бик зур әһәмияткә” ия, чөнки Европа Берлеге кануннарының 75-ләп проценты Европа Парламенты аша үтә дигән белдерү белән чыкты.
Әмма Петтериң Европа Берлегенең әгъза илләрнең тышкы сәясәте, турыдан-туры салымнар яки мөһәҗирлек мәсьәләләренә катыша алмавы турында берни дә әйтмәде. Бу мәсьәләләр әгъза дәүләтләрнең үз карамагында кала.
Европа Парламенты караган мәсьәләләр, мисал өчен эш көне озынлыгы, юына торган суның сыйфаты яки сәнагәттә кулланылучы химик матдәләр мәсьәләсе мөһим нәрсәләр булса да, Европа халкының игътибарын әллә ни җәлеп итә алмый.
Чехиядә исә Европа Парламентына сайлау алды көрәшендә сәяси мәсьәләләр игътибар үзәгеннән читтә калды. Илнең иң зур тиражлы “Mlada Fronta Dnes” газеты «Европа парламентына сайлау алды көрәше хәзер йомырка тирәсендә бара», - дип язып чыкты.
Чехиянең элекке премьер-министры Йиржи Парубекка сайлау алды чыгышларында йомыркалар очты.