Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күл буенда фирка чистарынуы


“Бердәм Русия” фиркасе күлләрне чистартуга күчте. Белгечләр исә, бу рәвешле фирка күлнеме, әллә үзенең абруен чистарта микән, дип уйлана.

5 июнь экологлар көне уңаеннан Казанда янә кайбер парк, күлләрне чистарттылар. Ак кош күле аеруча зур игътибар үзәгендә булды. Биредә һәр елдагыча бер төркем водолаз күлнең төбен чүп-чардан чистартты. Күлнең гомуми мәйданы 10 гектар, ә тирәнлеге 13 метр. Күл төбеннән иң күбе пластик шөшәләр табылган. Өстә йөзеп йөрмәсен өчен аларны, эченә ком тутырып батырганнар. Татарстанның экология министры Әгъләм Сәдретдинов республика халкының табигатькә карата ваемсызлыгына шакката.

“Республикада 411 мең кубометр чүп-чар җыеп чүплекләргә чыгарылды. Әгәр һәркем көндәлек тормышта, үз вакытында чүпне тиешле урыннарга ташлап барса, хәзер кешеләр җыеп, зур финанс чыгымнары ясап мондый җыештыру чараларын үткәрү кирәк тә булмас иде”, ди министр.

Чистарту эшләрен дүрт төркем ярыша-ярыша башкарган. Водолазлар сүзләренчә, су пычрак булу сәбәпле, төптәге чүп-чарны җыюы кыен булган. Шулай да, судан бер йөк машинасы чүп җыелган.

Күлне чистартуда махсус әзерлекле эшчеләр генә түгел, гади халык та катнашкан. Бирегә килгән Мәдинә апа бу өмәгә карата мондый фикер әйтте:

“Минем ике малаем бар. Җәй көне алар монда су коенырга килә. Димәк күлне чистартуда катнашып, үз балаларым өчен эшләдем булып чыга”, ди ул.

Һәр ел Ак кош күлен чистарту гамәлләрен берәүләр, дөрестән дә табигать турында борчылу дип кабул итсә, сәяси тормышка якын булучылар моны чираттагы сәяси акция дип атый. Бу эшләрдә “Бердәм Русия” фиркасе актив катнаша. Янәсе мондый чаралар аша, алар янә сәламәт тормыш турында кайгыртучылар буларак танылырга, эш күрсәтергә тели, ди белгечләр.

Әле яңа гына “Бердәм Русия” үзенең сафыннан 8 мең әгъзаны җибәргән иде. Хәзер фирка күлләрне чистартуга күчте. Әмма белгечләр исә, бу рәвешле фирка күлнеме, әллә үзенең абруен чистарта микән, дип уйлана. Шулай ук алар, әлеге өмәләрне соңгы көннәрдә күпләрнең игътибар үзәгендә булган Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев тирәсендәге хәлләргә дә бәйли. Шушы көннәрдә Башкортостан президенты Мортаза Рәхимов Русия хакимиятен һәм “Бердәм Русия” фиркасен тәнкыйтьләп чыкты. Әмма моңа карамастан, ул “Бердәм Русия” фиркасеннән китергә теләмәвен белдерә.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев исә, бәлки күңел түрендә хакимияттән китергә теләмәсә дә, җәмәгатьчелек алдында үзенең сәясәттән китергә әзерлеген әйтә, ди белгечләр. Алар фикеренчә, Шәймиев эш күрсәтеп өстенлек алмакчы була. Казанда үтәчәк “Универсиада – 2013”, социаль тормышның җайга салынуы, эйләнә – тирәнең чистаруы, икътисадның аякка басуы - барысы да алга таба эшләнергә тиеш гамәлләр. Мондый сынауларны үтәр өчен исә, республикага әлегә тәҗрибәле җитәкче кирәк.
XS
SM
MD
LG