Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар дөнья җәмәгатьчелегеннән яклау көтә


"Ватан" партиясе еш кына Мәскәүдә пикетлар да уздыра
"Ватан" партиясе еш кына Мәскәүдә пикетлар да уздыра

"Ватан” партиясе мөрәҗәгать кабул итте. Ул милли компонент өлкәсендә бары дөнья җәмәгатьчелегеннән генә ярдәм сорарга кала дигән фикердә тора.

Партия җитәкчесе Мөхәммәт Миначев сүзләренчә, советлар берлеге таркалгач, төрле милләт вәкилләре ниһаять үз туган телләрендә мәктәпләр ачылачагына өметләнде. Шул исәптән татарлар да. Әмма 90нчы еллар башында безнең күп кенә депутатларыбыз “йоклап” калды дигән фикердә тора партия җитәкчесе.

“Русиядә бары урыс телен генә дәүләт теле дип канун кабул ителгәндә, барлык милли республикалар җитәкчеләре, депутатларыбыз аяк тeрәп каршы чыгарга тиеш иде. Моның кайчан да булса милли телләрне кысырыклап чыгарачагы көн кебек ачык булды”, ди Миначев.

Чыннан да Дәүләт думасы депутаты Владимир Жириновский еш кына Русиядә урыс теле дәүләт теле, шуңа аны барысы да белергә тиеш дип тәкърарлый. Әле күптән түгел Дума утырышында Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдиновның Бердәм дәүләт имтиханын бары урысча гына бирергә рөхсәт итү турындагы соравына да, Жириновский “шулай тиешле һәм шулай булачак” дигәнрәк мәгънә салды.

Миначев әйтүенчә, татарларның үзләренә генә тел мәсьәләсендә көрәшү авыр булачак.

“БМО, Европа Шурасы, төрки дөнья безгә игътибар итәргә тиеш. Без ярдәмгә мохтаҗ халык. Әлбәттә, беренче чиратта үзебезгә көрәшергә кирәк-кирәген”, ди ул.

Миначевны Уфадагы “Әлифба” татар прогимназиясенең басымга дучар ителүе шактый борчуга салган. Аның сүзләренчә, мәктәп җитәкчесе бу очракта ахыргача көрәшергә, әмма прогимназияне ябарга ирек бирмәскә тиеш.

Милли төбәк компонентын бетерү турындагы канун гамәлгә керcә дә, ул күп кенә мәктәпләрне шундый язмыш көтә дип саный.

“Читтәге татарлар болай да урыс мохитендә яши, аларга бу татар мәктәпләре бигрәк тә кирәк. Әлбәттә, Татарстанда милли мәктәпләр бәлки калыр. Әмма республикада да инде кайбер түрәләр каршы булырга мөмкин”, ди Миначев.

Аның фикеренчә, Русиянең максаты – империя ясау. Шул ук вакытта Мәскәү Балтыйк буе илләренә урыс телен кысрыклыйлар дип дәгъва белдерә.

"Анда әле 60% урысча укыталар, ә бездә татар телен 6% та бирмиләр. Әле анысын да бетермәкче булалар. Мәскәү икейөзле уен уйный”, ди партия җитәкчесе.

Миначев татарларга инкыйлабка кадәр булган мәгариф системасына кайтарырга кирәк дип саный. Ул Татарстан язучылар берлеге, фәннәр академиясе Русиянекеннән аерылып чыгып яхшы эшләде дигән фикердә тора. Ә эчке эшләр министрлыгы, прокуратураны Мәскәү ул чакта бирәсе килмәде.

“Әлбәттә хәзер моның нәтиҗәләрен күрәбез”, ди Миначев.

Аның сүзләренчә, татарларның үз галимнәре, белгечләре җитәрлек. Һәм татар мәгариф системасын булдыру авырга туры килмиячәк.

“Элек Казан дәүләт универитетына укырга бер татарны да алмаганнар, шул ук вакытта алар Сорбонна университетында белем алган”, ди Миначев.
XS
SM
MD
LG