Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: "Ял итәргә вакыт"


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев ваыйфасыннан китү ихтималын белдерде. Кайбер күзәтүчеләр бу белдерүне җитдигә алмый.

Хәзерге мөддәте тәмамланганнан соң, тагын бер мөддәткә президент булып калырга теләмәве турында Миңтимер Шәймиев узган җомга Петербурда икътисади форум кысаларында Reuters хәбәрчесе белән сөйләшүдә әйткән.

Мәгълүмат чаралары аның “Мин гомерем буе хакимияттә, инде ял итәргә вакыт – монда шик юк. Хатыным мине 60 яшемнән бирле китәргә үгетли” дигән сүзләрен таратты.

Миңтимер әфәндегә хәзер 72 яшь. Татарстан президенты вазыйфасын ул дүртенче мөддәт башкара. Хәзерге мөддәте киләсе елның язында чыга.

Шушы дүртенче мөддәткә аны 2005 елда ул чактагы Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде. 2004 ел Беслан фаҗигасеннән соң Путин җирле җитәкчеләрнең сайлану тәртибен бетерде. Тәнкыйтьчеләр аның бу адымын демократиядән тайпылу дип бәяләде.

Шәймиев башта бу үзгәрешне мәҗбүр чара дип атаса да, соңрак, җирле җитәкчеләр халык тарафыннан сайланырга тиеш, дип бу тәртипкә каршы чыкты.

Беренче белдерү түгел

Хакимияттән китү ихтималын Шәймиевнең элегрәк тә әйткәне бар иде. Берничә ел элек радиобызның урыс бүлегенә биргән әңгәмәсендә ул "президент 70 яшьтән дә өлкән булмаска тиеш", дигән иде.

2005 елда да Шәймиев вазыйфадан китү нияте булуын, ләкин, Путин калырга үтенгәннән соң, ризалашырга мәҗбүр булуын әйткән иде.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Шәймиевнең бу соңгы белдерүе дә, Мәскәү белән төбәкләр арасындагы катлаулы сәяси уенның бер өлеше булырга мөмкин.

Җомга көнне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов "Московский Комсомолец" газетына биргән әңгәмәсендә Русиядәге үзәкләштерү сәясәтенә кискен тәнкыйть белдереп, мөддәте беткәннән соң хакимияткә ябышып ятмаячагын белдергән иде.

Сәяси фәннәр докторы, профессор Сергей Сергеев "Бизнес Online" басмасына әйтүенчә, Шәймиев китәргә бик теләсә дә, аңа китү җиңел булмаячак, чөнки аның тирәлеге моны теләми.

Бу фикер белән Татарстан дәүләт шурасы депутаты Александр Таркаев та килешә. Шәймиев 2010 елдагы вазгыятьтән чыгып эш итәчәк, 2009 ел уртасында фараз кылу авыр, җурналистлар җанына тигәч, җавап биргән инде, дигән ул "Бизнес Online" басмасына.

Варис кем булыр?

Шәймиевнең бу белдерүе аның варисы кем булыр дигән бәхәсләргә яңа этәргеч бирде. Моңа кадәр ихтимал варислар арасында ешрак өч исем атала иде: Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Казанның элекке хакиме Камил Исхаков һәм хәзерге хакиме Илсур Метшин. Соңгы вакытта Метшин исеме ешрак телгә алына. Хәзер ул Мәскәү белән әүземрәк эшли, Русия президентының 100 таянычы исемлегенә кертелде.

"Regnum" агентлыгы мәгълүматына караганда, соңгы вакытта ихтимал варис буларак тагын бер исем телгә алына – Русия президентының БДБ илләре белән бәйләнешләр өчен җаваплы махсус вәкиле Фәрит Мәхәммәтшин. Озак еллар дипломатия эшләрендә булса да, ул Татарстан белән элемтәләрен өзмәгән, 1995-1999 елларда Татарстанның Русиядәге вакиле вазыйфасын башкарды.

Ике ел элек Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Миңтимер Шәймиев, үзенең варисы турындагы сорауга, яңа җитәкче хәзерге сәясәтне дәвам итәргә тиеш булачак, Татарстанда андый кешеләр бар, аларны читтә эзләп йөрисе юк дигән иде.
XS
SM
MD
LG