Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев "Азатлык” радиосында Мәскәү белән төзелгән Шартнамәны яклады


3 августта Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиевнең "Азатлык” радиосының Казан бюросында булып Мәскәү-Казан Шартнамәсе, татар мәнфәгатьләре турындагы сорауларга җавап бирү турында хәбәр иткән идек. Бу әңгәмәнең эчтәлеге “Азатлык” һәм “Яңа гасыр” радиолары эфирында яңгырады инде. Бу сөйләшү милли җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты.

Хәзер президентлар, хөкүмәт башлыклары журналистлар белән матбугат очрашуларында, брифингларда күрешә. Кайвакытта аерым журналистларны җитәкчеләр үзләренең эш бүлмәләрендә кабул итә. Редакцияләргә бару, нинди дә бәйрәм, юбилей, бүләк тапшыру уңаеннан гына күзәтелә.

Узган җомгада төштән соң Казанның Горький урамындагы 100 ел элек төзелгән һәм берничә ел элек тергезелгән атаклы Кекин йортына Татарстан президенты кортеджы килеп туктады. Чәчәкләр тоткан меңнәрчә кешеләр, кызыл тасма кисеп ниндидер яңа бина ачылу уңаеннан түгел, ә бары тик ярты гасырдан артык татар телендә бөтен дөньяга хәбәр җибәреп торучы, үзсүзле “Азатлык” радиосының сорауларына җавап бирү өчен.

Билгеле булуынча, “Азатлык”ның баш фатиры Чехия башкаласы Прага шәһәрендә, элекке Чехословакия дәүләтенең парламенты эшләгән бинада урнашкан. Татарстан президенты радионың Казан бүлегенә, Европа үзәгендәге шушы баш редакция белән, төгәлрәк әйткәндә, татар дөньясы белән элемтәгә керер өчен килде.


Сөйләшүнең төп темасын күптән түгел кабул ителгән Казан–Мәскәү шартнамәсе икәнлеген дә әйтергә кирәк. Менә 12-13 ел буе Русия һәм Татарстан хакимият органнары арасында шартнамә төзеп, шул турыда бәхәсләр уятып, кайбер мөһим казанышларны югалтып, яңа максатлар куеп яшәгән Татарстан һәм татар халкы өчен бу гадәттән тыш әһәмиятле. Борис Ельцин президент вазыйфасыннан киткәч, кайберәүләр "Сезнең суверенитет паратларыгыз инде артта калды, бер дәүләт үзенең эчендәге төбәк белән килешү төзесә, ил җимерелә" дигән кинаяле һәм мыскыллы фикерләр таралды. Чыннан да, заман үзгәрде хәзер, үзәк һәм хакимият вертикале бөтенләй башкача, өстән рөхсәт итмичә тын да ала алмыйсың.

Шулай да Татарстанның икътисадый, экологик үзенчәлеклләре, тарихи үткәне татар халкының мәнфәгатен искә алган шартнамә төзелде һәм төзелеп кенә калмады, ул сәяси консервативлык белән танылган федераль җыелыш, аның аскы пулаты Дума һәм Федерация шурасы аша үтте.

Димәк ул хәзер бөтен Русия кануны. Татарстан президенты булырга теләгән кеше татарча белергә тиеш дигән таләпне милли оешма түгел, ә Русиянең парламенты раслады. Шартнамәдәге кайбер матдәләр гадәти кысаларга да сыеп бетми. Монда төп таләп тарихи хакыйкать. Республиканың эзлекле рәвештә үз максатына ирешүе һәм сәяси төплелек алга чыккан.

Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камалның соравына җавап биреп, президент Миңтимер Шәймиев кайберәүләр тарафыннын инде онытыла башлаган референдумны искә алды. Шул референдум вакытында гаять либераль һәм демократ Борис Ельцин да, Русияне җимермәс өчен баш тартыгыз бу эштән, дип телевизор аша чыгыш ясаган иде.

Хәтта Татарстан җитәкчелеген утыртып кую белән янадылар. Күп кенә кануннар, килешүләр, хәтта мөстәкыйльлек турындагы декларация дә федераль кануннарга тәңгәлләштерелә башлаган иде. Ләкин халыкның нияте һәм канун нигезендә үзенчә яшәүгә ихтыяры берничек тә юкка чыгарыла алмый. Миңтимер Шәймиев болай диде:

- Шартнамәгә кул куелганнан соң беркемнең дә менә нәрсәне әйткәне юк әле: без Татарстанның статусы һәм федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре турында 1992 елда референдум уздырылуын һәм аның эчтәлеген беренче тапкыр рәсми рәвештә расланган Шартнамәдә тарихи факт буларак теркәп куйдык. Бу турыда документның кереш өлешендә әйтелгән. Һәм бу бик әһәмиятле факт. Чөнки Татарстан халкының теләген тормышка ашырып, республиканың дәүләт статусы турында Референдум уздыру рәсми рәвештә танылган дигән сүз. Моны беркем дә, бер кайчан да инкарь итә алмаячак. Киләчәктә шушы тарихи вакыйганы тарихчылар да, сәясәтчеләр дә җентекләп тикшерерләр. Килешүнең беренче матдәсендә Татарстанның киләчәктә дә дәүләт булып калуы турында ассызыклап әйтелгән.

Билгеле булуынча, хәзер Башкортостан элитасы да 450 ел элек ихтыярый кушылу актына өстәп, Татарстан кебек үк Мәскәү белән Шартнамә төзергә җыена. Бу хакта Миңтимер Шәймиев болай диде:

- Мин бу мәсьәләгә уңай карыйм. Мине гаҗәпләндергәне шул гына - ике мәртәбә бит инде Дәүләт думасында, Федерация шурасында Шартнамә буенча тавыш бирү булды. Башкортстан депутатлары ни өчендер безнең Русия белән төзелгән шартнамәгә катгый рәвештә каршы чыкты. Берничек тә аңлап була торган хәл түгел бу. Әгәр инде бу кемнеңдер сәясәте нәтиҗәсендә кылынган гамәл икән, дөресен әйткәндә, мин монда сәясәт тә күрмим, аңлату да авыр. Мондый вакытларда безгә бер-беребезгә кул тотышып, бер-беребезгә ярдәм итешеп, үзебезнең уртак икътисадны, сәясәтне алга сөрәсе иде дә бит… Менә шундый тарихи тап булып кала инде бу хәзер… Тавыш бирмәгән депутатлар намусында кала инде моның әхлакый җаваплылыгы. Миңа шулай тоела. Һәркемнең үз иреге бар. Ничек теләгәннәр, шулай эш иткәннәрдер инде. Мин әйтер идем, без андый вакланудан өстен һәм һәрвакыт тормышка киңрәк карарга тиешбез. Сәясәт һәм киләчәк турында уйлап. Безнең халыкларыбызның язмышы уртак.

Татарстан президенты, “Азатлык” радиосының чит илләрдәге милләтпәрвәр татарларның да яраткан каналы булуын искә алып, латин имласына мөнәсәбәте, Татарстан халыкларының 2-нче, ә Татар конгрессының - 4-нче корылтаена әзерлек турында әйтте. Әлбәттә, гади генә бәхәссез нәрсәләр түгел бу.

Миңтимер Шәймиев Көнбатыш цивилизациясенә, Татарстанны Европа дәрәҗәсендәге төбәккә әйләндерүгә мөнәсәбәт, демократиягә караш турында да сөйләде.

- Халык мәнфәгатьләренә туры килә торган, ирекле җәмгыять булырга тиеш. Матбугат чараларының хокуклары, ирекле булуы турында без бәхәсләшергә дә тиеш түгелбез. Әгәр дә алар турыдан-туры җәмгыятькә зыян китермиләр икән, аларның үз фикерләре булып, төрле карашларны халыкка җиткерергә тиешләр. Ә халык моңа әзер булырга тиеш. Һәркем үзе нәтиҗә ясый ала. Нинди реакция ясарга, кабул итәргәме моны, юкмы? Менә шундый дәрәҗәгә җитсәк, үзеннән-үзе гражданлык җәмгыяте һәм башка хәзерге күзлектән караганда уңай демократик процесслар алга барачак, дип саныйм мин.

Миңтимер Шәймиев киләчәк президентның ничә яшьтә, 40-тамы, 50-дәме булырга тиешлеге турында элекке фикерләренә ачыклык кертүче җавап бирде.

- Менә 70 яшькә җиткәч, белерсез әле, кемне 70 яшьлек кеше яшь дип саный икән. Менә шушы күзлектән чыгып фикер йөртергә кирәк: киләчәк җитәкче уртак хәрәкәтебездән тайпылмыйча барырга мәҗбүр булачак. Минем уйлавым буенча, президент булган кешенең аңа акылы җитәргә тиеш. Аны әллә кайдан юллап йөрисе юк. Моңа төгәл җавап бирә алам, Аллага шөкер, президент булырдай кешеләр Татарстанда бар.

Шулай итеп, 70 яшьлек кеше күзе белән караганда яшьрәк булса да, тәҗрибәле, башлаган юлны дәвам итәргә сәләтле шәхес булырга тиеш.

Миңтимер Шәймиев соңгы вакытта “Азатлык”ның “Яңа гасыр” каналындагы ретрансляциясе проблемаларын да белүен күрсәтте, әмма Казанның моны хәл итә алмавына ишарә итте. Заманында ул Казан бюросын ачуга, җирле каналда ретрансляция оештыруга фатиха биргән иде. Әле дә ул “Азатлык”ка һәм аның дөньяга сибелгән тыңлаучыларына, радионың Казан бүлегенә җылы мөнәсәбәтен үзгәртмәгән.

-“Азатлык” радиосы редакциясе Казанда иң матур йортларның берсендә урнашкан. Хезмәткәрләрегезнең күңелләре күтәренке, - диде Миңтимер Шәймиев.

Милли һәм сәяси проблемаларны чишү өчен, хакимият тә халык та, җиң сызганып акыл белән эшләргә тиеш. Ә мәгълүмат бирү, халык белән, зур сәясәтчеләр белән элемтә урнаштыру, милләтне һәм демократияне яклау, хакыйкатьне сөйләү “Азатлык” радиосының төп эше булып кала.

XS
SM
MD
LG