Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Ирек мәйданында пикетлар тыела


28 майдагы хөкүмәт карары нигезендә, Татарстанның югары, конституция һәм арбитраж мәхкәмәсеннән 250 метр тирәлегендә барлык урам чаралары тыелган.

Әлеге карар 2004 елгы “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр”турындагы федераль канунга нигезләнә.

Татарстанның Пушкин урамында урнашкан Конституция мәхкәмәнең 250 метр тирәлегенә Ирек мәйданы тулысы белән керә дип әйтергә була. Шул исәптән хөкүмәт һәм Дәүләт шурасы бинасы да. Еш кына халык каршылык чараларын әлеге биналар алдында уздыра иде.

XS
SM
MD
LG