Accessibility links

Иран икътисадны сайлый


Халык кайсысын сайлар?
Халык кайсысын сайлар?

Дөньяда Әхмәдиниҗатны кискен белдерүләр ясаучы сәясәтче буларак беләләр. Әмма сайлаучыларны тышкы сәясәттән бигрәк илнең икътисади хәле күбрәк борчый.

Җомга 12 июнь көнне Иранда президент сайлавы үтәчәк. Президент урынына 4 намзәт дәгъва итә. Сайлауалды кампаниясе көндәшләрнең бер берсен халыкка ялган мәгълүмат бирүдә гаепләүләр белән тәмамланды.

Илнең хәзерге президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат үз кампаниясе вакытында глобаль кризис чорында илнең икътисади хәлен тотрыклы итеп саклап калуына басым ясады.

Әмма аның көндәше, реформачыл намзәт Хөсәин Мөсави, президентның икътисад яхшы хәлдә дигән сүзе ялган, дип белдерде.

Шимбә (6 июнь) Әхмәдиниҗат Иранда инфляция 15% дигән булса, Мөсави, Иранның Үзәк банкы мәгълүматларына нигезләнеп, инфляция 25%, дип белдерде.

Әхмәдиниҗат нефть сатудан килгән акча халыкка бирелергә тиеш, дип сайлаучыларның күңелен яуларга тырышты. Президент пенсияләрне һәм дәүләт хезмәткәрләренең эш хакларын арттырырга вәгъдә итте.

Яшь гаиләләр һәм эшкуарларга кредитлар, дәүләт сәламәтлек саклау системын төзү – болар барысы да Әхмәдиниҗатның сайлауалды кампаниясе вакытында яңгыраган вәгъдәләр иде.

Президентны тәнкыйтьләүчеләр үсеш булмаган икътисадка моның кадәр көч һәм акча салу нәтиҗәсез булачак, дип саный. Реформачыл көчләр Иранның инфраструктурасын төзекләндерергә, яңа эш урыннары тудырырга, яңа җиһазлар алырга кирәк, дип белдерә.

Иранның нефтькә бәяләр сикереп күбрәк акча ала башлавына карамастан, Әхмәдиниҗат президентлыгы чорында эшсезлек 10.5%тан 17%ка артты.

Нефть бәясе 146 доллар булганда халыкның яшәү дәрәҗәсе яхшырмады.

Әхмәдиниҗатның көндәше Мөсави Иранны 1980 еллардагы икътисади кризистан чыгарган һәм 8 еллык Гыйрак сугышы вакытында идарә иткән җитәкче буларак билгеле. Мөсави дәүләтнең икътисад өстеннән контролен киметү яклы.

Президентлыкка тагын бер намзәт элекке парламент башлыгы Мәһди Карруби хосусыйлаштыруны алга сөрә.

Кадими көчләр намзәте Моһсән Ризаи илдәге ярлылык, югары бәяләр һәм эшсезлеккә каршы көрәшәчәген белдерде.

Иран халкы кайсысын сайлар?
XS
SM
MD
LG