Израил премьер-министры Беньямин Натаньяһуның якшәмбе көнне илнең иминлеге һәм Якын Көнчыгыштагы вазгыять турында чыгышы көтелә.
Премьерның матбугат вәкиле Марк Регев сүзләренә караганда, чыгышта сүз Иран турында да барачак. Натаньяһу Иран президенты Мәхмүд Әхмхдиниҗат сәясәте Израилгә куркыныч тудыра, дип саный.
Элек Натаньяһу фәлестиннәр белән тынычлык сөйләшүләрен яңарту шарты итеп җир мәсьәләсен түгел, ә иминлек һәм икътисади мәсьәләләрне куя иде.
АКШ президенты Барак Обама хакимияте Якын Көнчыгыш низагына чишелешне тизләтү сәясәтен алга сөрә.