Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комида югалган балалар табылмады


Русиянең гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы Коми республикасында югалган ике малайны эзләү эшен туктата. Моннан соң балаларны җирле коткаручылар һәм милиция генә эзлиячәк.

Боралаклар, махсус этләр һәм министрлык коткаручылары балаларны 10 көн эзләде.

Беренче сыйныф укучылары Андрей Василенко һәм Андрей Малещук 5 июнь көнне Коминың Удор районы Чим авылында җәйге лагерь вакытында укытучылары белән тайга урманына чыккач югалган.

Коми прокуратурасының тикшерү комитеты “кеше үтерү” һәм “саксызлык” маддәләре нигезендә ике җинаять эче ачты.
XS
SM
MD
LG